Чаллы гаиләсендә игезәкләр туды
Чаллы шәһәрендә яшәүче Акоба һәм Ани Назаретянның берьюлы ике улы дөньяга килгән - алар өчен бу икеләтә бәхет.
Вардан һәм Тигран 25 ноябрьдә бер минут аерма белән туган.
Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны, аларның туганнарын һәм якыннарын тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән котладылар, балаларының туу турында беренче документларын тапшырдылар һәм барысына да ныклы сәламәтлек, муллык, күтәренке кәеф һәм гаилә бәхете теләделәр.
http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев