9 апрель 2018 яңалыклары
-
Иртәгә +18 булачакмы?
10 апрель Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Төнлә һава температурасы -2..+3˚ градус; көндез +10..+15, көнбатыш районнарда +18˚ градуска кадәр җылылык көтелә.
-
Чаллыда дүрт ир-атның үзара аңлашуы үлем белән төгәлләнгән
Кан коешлы аңлашу 8 апрельдә иртән ЗЯБ бистәсендә булган. Ике бертуган 29 һәм 26 яшьләрдәге туганнан-туган энеләрен аңлашуга чакырган.
-
Татарстан Президентының айлык хезмәт хакы кимегән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт вазифаларын башкаручы затларның хезмәт хакы күләме турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ Татарстан Президенты сайтында дөнья күргән. «Татарстан Республикасы министрының айлык хезмәт хакын 39 000 сум күләмендә билгеләргә», — диелә документта. 2017 елның октябрендә ул индексацияләнеп, 23 749 сум тәшкил иткән. Указ нигезендә, Татарстан Президентының айлык хезмәт хакы 4 756 сумга кимегән. Хәзер Рөстәм Миңнехановның айлык эш хакы 81 мең 276 сум тәшкил итәчәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең хезмәт хакы – 78,78 мең; Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Хисап палатасы рәисенеке – 73,79 мең; Татарстан Премьер-министры урынбасарыныкы — 68,76 мең; министрныкы – 76,44 мең; Татарстан Дәүләт Советы депутатының эш хакы 58,89 мең сумга тигез. Указ быелның 17 апреленнән үз көченә керә.
-
Чаллыда беренче тапкыр пенсионерлар арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы ярышлары узды
Чаллыда беренче тапкыр пенсионерлар арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы ярышлары узды Өлкән буын вәкилләре үзләренең лигаларын «Бакча КВНы» дип атады, чөнки пенсионерлар арасында юмор сөючеләр төркеме барлыкка килүдә Замана бакчачысы мәктәбе әйдәүче булды. Лигада әлегә ике — «Чәчәкләр» һәм «Камка» («Божья коровка») командалары. Икесендә дә катнашучылар — нигездә, хатын-кызлар. Яшь узган саен юмор үзенчәлеклерәк була барса да, үткенлеген югалтмый икәнлеге беренче уенда ук ачык чагылды, дип яза «Татар-информ» МА. Пенсионерлар кичә барышында күпчелек бакча темасына шаярттылар. Нәтиҗәдә, беренче ярышта дуслык җиңде.
-
Чаллыда вакытлыча коткару постлары урнаштырылды
Чаллыда “Хивус-6” көймәсе белән 6 нчы эзләү-коткару отряды шөгыльләнәчәк.
-
Чаллыда Әлмәт көрәшчесенә хаҗга юллама бүләк ителде
Командалар арасында җиңүче итеп әлмәтлеләр танылды. Диния нәзарәте кубогы аларга лаек булды. Икенче урында Чаллы, өченчедә Саба һәм Балтач районнары спортчылары.
-
Орлыклар яхшы шытсын өчен...
Орлыкларны тозлы суга (1 литр суга 30 грамм тоз) салып, аларның бушмы-түгелме икәнлеген белеп була.
-
Табигать саклау законнарын бозучыларны халык фаш итә
WhatsApp, Telegram, Экосигнал программалары республикада яшәүчеләргә табигать саклау законнары бозылу очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеген бирә.
-
Тәнгә рәсем ясату гөнаһмы?
Аллаһы Тәгалә тәненә рәсем ясатканнарны рәхмәтеннән мәхрүм итә бит. Бу күңелемә шом салды, егетемнең Аллаһ рәхмәтеннән мәхрүм калуының миңа һәм туачак балаларыма начар тәэсире булмасмы?
-
Өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган
Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы
-
Кире кагылганнар да эшле булачак
Татарстанда наркотик бәйлелектән дәваланган кешеләрне эшкә урнаштырачаклар.