Чаллыда вакытлыча коткару постлары урнаштырылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда вакытлыча коткару постлары урнаштырылды

Чаллыда “Хивус-6”  көймәсе белән 6 нчы   эзләү-коткару отряды  шөгыльләнәчәк.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләр күпләп боз аша йөри торган урыннарда вакытлыча коткару постлары урнаштыра. Мондый постлар сигез җирдә, шул исәптән, Чаллыда да булачак  һәм 6 апрельдән  тәүлек буена эшләчәк.

Барлык  постларда кирәкле техника, һава мендәрле көймә бар. Шул көймә бәлага  тарыган кешеләр янына тиз арада барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Чаллыда “Хивус-6”  көймәсе белән 6 нчы   эзләү-коткару отряды  шөгыльләнәчәк. Аның карамагында  Каманың  Чаллы, Тукай, Менделеевск, Түбән Кама, Алабуга районнары акваториясе. Моннан тыш, язгы кар эрү чорында  Россиянең Үзәк  төбәк  үзәгенең  “Ми-8” вертолеты летчиклары да тәүлеклек  кизү режимына күчә.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яз ташу гимс су мчс урам коткару елга

Нет комментариев