Чаллыда Әлмәт көрәшчесенә хаҗга юллама бүләк ителде
Командалар арасында җиңүче итеп әлмәтлеләр танылды. Диния нәзарәте кубогы аларга лаек булды. Икенче урында Чаллы, өченчедә Саба һәм Балтач районнары спортчылары.
7 апрельдә Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры узды. Ул ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына үткәрелде. Турнирда Башкортостан, Удмуртия, Оренбург һәм Татарстанның 17 шәһәр-районыннан (Чаллы, Аксубай, Буа, Кукмара, Актаныш, Әлмәт, Саба, Арча, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Азнакай, Лаеш, Алабуга, Зәй, Балтач, Биектау) 105 спортчы катнашты. Алар арасында армспорт буенча 4 дөнья чемпионы, 11 спорт мастеры, 17 спорт мастерлыгына кандидат бар иде. Көрәшчеләрнең калганнары төрле разрядларга ия иделәр. Шуңа күрә көрәш техник яктан камил, травмаларсыз барды.
Көрәшчеләрнең ныклыгына сокланмыйча мөмкин түгел иде: кайберәүләр шул ук көнне 300 чакрымнан артык юл үтеп килеп, көрәшеп, шул ук көнне кайтып киттеләр.
Үлчәнгәнче көрәшчеләр намаз гыйбадәтен белү буенча тест үттеләр. Аннары көрәш башланды. Көндезге 11 дә ул, турнирны ачу тантанасы сәбәпле, тукталып торды. Ачылыш тантанасы Коръән укудан башланды. Мөселман спортчыларын Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, шәһәрнең Комсомол районы башлыгы урынбасары Руслан Кәбиров сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Камил хәзрәт көрәш белән Пәйгамбәребезнең актив шөгыльләнгәнен, спортны яратуның сөннәт булуын искә төшерде.
Көрәшчеләрнең күпчелеге турнирда инде берничә ел гына катнашмый. Кайберәүләр инде аңа улларын да алып килгәннәр. Турнирда авыр үлчәү категориясендә берничә мәртәбә җиңгән спорт мастеры Дамир Хәйриев әнә шундыйлардан. Аның улы 18 яшьлек Данил быел
Кул көрәше бик кискен барды. Чөнки бу төрдә дөнья чемпионнары Руслан һәм Рим Хәмидуллиннар, Илгиз Нәфыйков, армспорт ветераны, инвалид спортчылар арасында дөнья чемпионы Фәнис Нуретдинов, танылган спорт мастеры Илдар Сәхипов һ.б.лар көч сынаштылар. Үз авырлык үлчәмнәрендә Чаллыдан Руслан Хәмидуллин (
Татарча көрәштә Актаныштан 18 яшьлек Раббани Нургалиев (
Танылган мөселман җырчысы, татарча көрәш мастеры Ильяс Халиков турнирга абсолют батыр өчен тәкә бүләк иткән иде. Абсолют батыр исемен Әлмәттән Фәнил Мингазов яулады.
Командалар арасында җиңүче итеп әлмәтлеләр танылды. Диния нәзарәте кубогы аларга лаек булды. Икенче урында Чаллы, өченчедә Саба һәм Балтач районнары спортчылары.
Һәм менә турнирның иң истәлекле мизгеле: үз үлчәү авырлыгында батыр калучылар арасында хаҗга юлламаны оту өчен җирәбәдә катнашу. Быел мондый бәхет Әлмәт командасы әгъзасы Айрат Сәмигуллинга елмайды.
Турнир быел да бик күркәм спорт бәйрәме булып узды.
Хәлил Шәрипов
Рәсемнәрдә турнирдан күренешләр:
Баш мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясый; җиңүче командалар; Айрат Сәмигуллин хаҗга юллама белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев