Өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган
Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы
Әлеге гадәттән тыш хәл 3 апрельдә шәһәрнең Киров районында булган. Сабый яткан коляскага йорт түбәсеннән зур кар кисәге төшкән. Нәтиҗәдә, нарасыйның башы имгәнгән һәм аны ашыгыч рәвештә балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. «Татар-информ» язуынча, табиблар сабыйның гомерен саклап калу өчен ике тәүлек көрәшсә дә, бала җан биргән. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Пермь хакимиятендә кар кисәге түбәдән түгел, ә бинаның балконыннан төшкән дип фаразлыйлар. Бу очракта идарәче компания түгел, ә фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев