Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы депутаты Мариупольдән мәҗбүри күченеп килгән малайга велосипед бүләк итте

Малай паркур белән шөгыльләнәчәк.

12 яшьлек Святославның өендә велосипеды бар иде. Аны, әлбәттә, калдырырга туры килгән.  Бүген малай әбисе белән «КАМАЗжилбыт»та тора, 13нче мәктәпнең 5нче сыйныфында укый. 

Эдуард Фәттәхов әйтүенчә, әлеге гаилә Верхнеторецкое поселогыннан килгән. Өч атна подвалда утырырга мәҗбүр булганнар.

- Святославның күзләрендә проблема бар иде. Өйләреннән киткәндә, күзлекне алу мөмкинлеге булмаган, билгеле. Без шәхси шифаханәгә бардык. Анда аның күзләрен тикшерделәр. Святославка күзлек алдык, - диде шәһәр советы депутаты Эдуард Фәттәхов. 

Малай футбол ярата. Депутат аңа «Гренада» паркын күрсәтте, бергә мәктәп футбол лигасының турнирын карадылар. Монда Святославка рюкзак белән туп бүләк иттеләр. 


Уку елы тәмамланган соң Эдуард Рафаэлевич малайны җәйге лагерьга ял итәргә җибәрәчәк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ирекле ярдәм күрсәтү