Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Чаллы китапханәчесе өйдә кыяр үстерү серләрен чиште

Шәһәр үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Роза Хәмидуллина гаиләсе үзләре үстергән кыярлардан март ахырында ук авыз итте.

“Алдагы елларны 8 мартка теплицага чыгарып утырта идек, быел курыктык, салкыннар озак торды бит”, – ди Роза Хәмидуллина. 
Бүгенге көндә аларның тәрәзә төбендә биш зур чиләктә берәр төп кыяр утыра. 


“Көн саен өлгереп тора. Икешәр-өчәрне өзеп ашыйбыз. Кыярлары күп булырга охшаган: шау чәчәктә утыралар. Иң гаҗәпләндергәне шул: өлгергән кыяр башында сап-сары матур чәчәге бар, ул шиңми. Ничә ел кыяр утыртып, мондый могҗизаны беренче тапкыр күрәм”, – ди ул.  


Беренче кыярларны кискәч, өйгә шундый хуш исе таралды, дип искә төшерә Роза Хәмидуллина. 
“Иң мөһиме, аның тышы бик йомшак. 89 яшьлек тешсез әнием дә алардан рәхәтләнеп авыз итә”, – ди ул.


Роза ханым әйтүенчә, кыяр үстерү белән күпчелек аның ире Рәвкать шөгыльләнә.
“Мин аның ярдәмчесе генә. Һөнәре буенча төзүче булса да, аларны үстерү серләрен бик яхшы белә ул”, –ди Роза ханым. 


Хәмидуллиннар өйдә кыяр үстерү серләрен газета укучыларыбызга да чиште. Киңәшләрен сорау-җавап рәвешендә тәкъдим итәбез.   
– Кыярларны кайчан утырттыгыз?
– Февраль башында. Зур чиләккә берәр орлык кына салдым.
– Нинди сортларга өстенлек бирәсез?
– Өйдә кыяр үстерү өчен ике сорт бик яхшы, алар тиз өлгерәләр. Болар «Дуэт» һәм «Малютка Анютка». Аларның озынлыгы 9-10 см, авырлыгы – 90-100 грамм. 
– Суны ничек сибәсез?
– Туфрагы корыгач сибәбез. Су утырган булырга тиеш. 
– Нинди ашламалар кулланасыз?
– Бер литр суга көл салабыз, көл банканың 1/3 өлешен тәшкил итә.  Бу сыеклыкны көн аралаш кыярларга сибәбез. Моннан тыш, йомырка кабыкларын да ваклап салабыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакча бакчачы кыяр