17 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Иртәгә -23 градуска кадәр суык булачак
18 ноябрьдә төнлә температура 18-23 градуска кадәр төшәчәк.
-
Зарплата әз - ашарга юк
Мәктәп балалары атна дәвамында ашамаганнар
-
Татарстанның халык артисты Равил Харисов вафат
Казан шәһәр филармониясе солисты Равил Харисовка 72 яшь иде
-
Тугыз сыйныфны карантинга япканнар
Казан һәм Менделеевск мәктәпләрендә – дүртәр, Түбән Кама районындагы мәктәптә бер сыйныф ябылган
-
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 123 кешегә җитте
Республикада коронавирус йоктырган тагын ике пациент вафат булды. Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды
-
Татарстанда ир белән хатын алимент буенча 1 млн сум күләмендәге бурыч түләгән
Шул хактагы мәгълүмат Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында дөнья күргән
-
Ростов Диния нәзарәте рәисе, мөфти Җәгьфәр хәзрәт Бикмаев вафат
Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша
-
Түбән Новгородның «Туган як» татар мәдәни үзәге активисты Роза Хәйретдинова вафат
Роза Хәйретдинова «Мирас» милли ансамблен оештыручыларның берсе, Төбәк милли-мәдәни автономиясе хисапчысы иде
-
«Ана капиталы» программасы акчасын куллану өчен ихтыяҗ булмаган юнәлешләр билгеле
Акчаны ананың тупланма пенсиясенә күчерү өчен гаризаны 65 кеше генә биргән, инвалид баланың социаль адаптациясе өчен ана капиталын куллануга бер гариза килгән
-
Якын көннәрдә Татарстанда коронавируска каршы препаратларны бушлай бирә башлыйлар
Түләүсез терапияне коронавирустан өйдә дәваланучы пациентлар алачак
-
Сәрия Сабурская: Сәламәт булмау сәбәпле бала тудыра алмаган гаиләгә ярдәм кирәк
Табигый юл белән балага уза алмаган хатын-кызлар ЭКО алымын файдалана һәм бу шактый чыгымлы эш, ди Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
-
Татарстада авылда бизнес башларга теләүчеләрне яшь фермеран мәктәбенә чакыралар
Биредә кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, гаилә терлекчелек фермаларына субсидияләр, грантлар һәм аларда уңышлы катнашу, документлар алып бару һәм КФХларга салым салу мәсьәләләре турында аңлатачаклар
-
Әлмәт табиблары вируслы пневмония симптомнары булган кешенең гомерен саклап калган
Операция барышында үпкә кан тамырларыннан күпсанлы тромб алганнар
-
Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген Казандагы күргәзмәдә карап булачак
Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсендә гарәп, фарсы, госманлы һәм иске татар телләрендә язылган кулъязмалар һәм басма китаплар да була