Иртәгә -23 градуска кадәр суык булачак
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә -23 градуска кадәр суык булачак

18 ноябрьдә төнлә температура 18-23 градуска кадәр төшәчәк.

Иртәгә Татарстан территориясендә салкын, бозлавык һәм томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

«Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан була», - дип хәбәр итә синоптиклар.

Шулай ук көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Төнлә -11 -16 градус, аязган вакытта -18 -23 градуска кадәр булачак. Көндез 5-10 градус салкын булыр дип көтелә. 


Нет комментариев