Татарстанда ир белән хатын алимент буенча 1 млн сум күләмендәге бурыч түләгән
Шул хактагы мәгълүмат Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында дөнья күргән
Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-ат ике никахтан туган өч баласына алимент түләргә тиеш булган. Әмма ир-ат сабыйларга ярдәм күрсәтмәгән, эшкә урнашмаган һәм өенә кайтмаган. Нәтиҗәдә, приставлар аның күчемсез милкенә арест салган, ә үзен эзләүгә биргән.
Күпмедер вакыттан соң приставларга алиментчының әти-әнисе килгән. Алар фатирларын сатарга карар кылган, әмма улларының бурычы җыелу аркасында моны эшли алмаган. Күчемсез милеккә салынган арестны алу өчен, ир белән хатын улларының алимент буенча бер миллион сум күләмендәге бурычын түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев