Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Новгородның «Туган як» татар мәдәни үзәге активисты Роза Хәйретдинова вафат

Роза Хәйретдинова «Мирас» милли ансамблен оештыручыларның берсе, Төбәк милли-мәдәни автономиясе хисапчысы иде

Түбән Новгородның «Туган як» татар мәдәни үзәге идарәсенең мактаулы әгъзасы һәм активисты, Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе хисапчысы, «Мирас» милли ансамблен оештыру инициаторларының берсе булган Роза Хәйретдинова вафат булды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләре сайты хәбәр итә.

«Роза Усмановна бик позитив кеше, әйләнә-тирәдәгеләргә карата бик тә игътибарлы һәм һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер торган шәхес иде. Ул мәдәниятебез, тарихыбыз белән һәрдаим кызыксына, аеруча фольклор, борынгы җырларның саклануы өчен борчыла һәм аларны искиткеч оста башкара иде. Ул Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар, татар мәдәнияте һәм традицияләрен торгызу өчен зур эшләр башкарды», диелә бу хәбәрдә.

Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе советы, өлкәдә яшәүче барлык татарлар исеменнән кайгы уртаклаша. «Өлкәбездә яшәүче барлык татарлар һәм Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе Советы исеменнән ихлас күңелдән Роза Усмановнаның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Үз халкының патриоты һәм гүзәл кеше турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», — диелә кайгынамәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев