Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Йөзүчеләребез уңышы

Казанда Су спорты сараеның 25 метрлы бассейнында йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Ярышларда Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән 500гә якын спортчы катнашты. Чаллы данын "Олимпийский" олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Чемпионатта Ирина Пронина һәм Никита Ганиев Россиянең спорт мастеры нормативын үтәделәр. Ә Ирина Приходько (рәсемдә) 100 һәм 200 метрлы...

Казанда Су спорты сараеның 25 метрлы бассейнында йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды.

Ярышларда Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән 500гә якын спортчы катнашты. Чаллы данын "Олимпийский" олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Чемпионатта Ирина Пронина һәм Никита Ганиев Россиянең спорт мастеры нормативын үтәделәр. Ә Ирина Приходько (рәсемдә) 100 һәм 200 метрлы дистанцияләрдә 2 көмеш медаль яулады. Моның белән ул Ауропа чемпионатында катнашу өчен кыска дистанциядә йөзү буенча сайлап алу нормативын үтәде. Ауропакүләм бәйге 6 декабрьдә Израильнең Нетания шәһәрендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев