Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Сату кагыйдәләре үзгәрә

Россия Хөкүмәте карары белән кыйммәтле металлардан һәм кыйммәтле ташлардан ясалган зәркән бизәнү-ясану әйберләрен сату кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелте.

Хәзер кыйммәтле металл һәм кыйммәтле ташлардан ясалган зәркән бизәнү-ясану әйберләрен бары тик стационар сәүдә урыннарында гына сатарга рөхсәт ителә. Ә башка җирдә, әйтик, өйдә, эш, уку урынында, транспортта, урамда бу эш белән шөгыльләнергә ярамый. Моңа кадәр сату урынына бәйле тыюлар кыйммәтле металл һәм кыйммәтле ташлардан ясалган төрле эшләнмәләргә генә кагыла иде.

Россиядә җитештерелгән һәм 3 граммга кадәр авырлыктагы көмеш зәркән эшләнмәләрен исә бүген дәүләт проба тамгасын куймыйча сатуга чыгарырга була.

Яңа кагыйдәләр зәркән бизәнү-ясану әйберләренең пломбалы ярлыгында кыйммәтле металл турында бөтен мәгълүматларны күрсәтүдән тыш, кыйммәтле таш, аны эшкәртү ысулы турында да мәгълүмат күрсәтүне таләп итә, әгәр таш кыйммәтле булмаса бу хакта да язылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев