19 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Салым инспекциясе чакыра
27 сентябрьдә һәм 25 октябрьдә 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Россия Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллыдагы инспекциясендә салым түләүче физик затлар өчен "ачык ишекләр" көннәре үтәчәк.
-
Өлкәннәр шахмат уйный
24 сентябрьдә Чаллыда өлкән яшьтәге шәһәрдәшләр арасында V шәһәр шахмат-шашка турниры уза. Ярышларда 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала. Турнирда катнашу өчен шахмат-шашка клубында теркәлергә (пенсия кенәгәсе һәм паспорт копиясе булу шарт) кирәк. Белешмә өчен телефон: 57-91-10.
-
Кабат яллар көтә
Быел Корбан бәйрәме 4 октябрьгә, шимбә көнгә туры килә. Шул сәбәпле, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләрнең ял көне дүшәмбегә күчерелә.
-
Җылынабыз
Чаллыда ягулык сезоны башланды.Атна ахырына фатирлар җылынып бетәргә тиеш. 108 балалар бакчасына, 78 мәктәпкә һәм 29 сәламәтлек саклау учреждениесенә җылылык бирелде инде. Калган берничә социаль объект шушы көннәрдә җылытылачак. Көннәр җылынып киткән очракта, җылы бирү автомат рәвештә киметеләчәк.
-
Камазлылар өчен ипотека
Сентябрьдән КАМАЗ, Россия банкларының берсе белән берләшеп, автогигант компанияләрендә эшләүчеләр өчен генә каралган махсус ипотека программасын гамәлгә кертте. Яңа программа, стандарт кредит программалардан аермалы буларак, һәркемне кызыксындырырлык өстенлекләр тәкъдим итә. Беренчедән, түбән процент ставкасы, кредит алуның гадиләштерелгән формасы, беренчел кертемнең шактый киметелүе. Икенчедән, камазлыларга тәкъдим ителә торган ипотека программасында гомерне...
-
Чаллыга пульмомобиль килә
Мәскәүнең пульмонология белгечләре үзләренең аппаратуралары белән Чаллыга киләчәк. Аларның максаты - 3 көн дәвамында (6-8 октябрьдә) шәһәрдәшләргә скрининг үткәрү. Ягъни тиз һәм нәтиҗәле итеп тикшерү. Иң мөһиме, тикшерү бушлай. Мәскәү белгечләрен үз җиһазлары белән Чаллыга чакыру идеясен шәһәрдә эшләп килүче шәхси клиникаларның берсе һәм сәламәтлек саклау идарәсе тәкъдим иткән иде....
-
Юллар киңәя, тизлек кими
Автомобиль йөртүчеләрне шәһәрнең кайбер юл участокларында яңалыклар көтә. Әйтик, Яр Чаллы проспектының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе каршындагы юл участогы тизлекне акрынайту полосасы бәрабәренә киңәячәк. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Яңа шәһәргә бару юнәлешендәге бер юл борылмасы алына. Аның урынына чираттагы юл борылмасына кадәрге арада тизлекне акрынайту полосасы билгеләнә. Шундый ук үзгәреш...
-
Эш урынында фаҗига
Предприятиеләрдә, төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау кагыйдәләрен тәэмин итү зарурлыгы турында һәрдаим кисәтеп торуга карамастан, әлеге таләпләр бөтен җирдә дә үтәлми. Иң аянычы, җитәкчеләрнең ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында япь-яшь гомерләр өзелү дәвам итә. 16 сентябрь көнне иртән "ТМК-Темпо" ябык акционерлык җәмгыятенең металл конструкцияләр цехында 30 яшьлек цех башлыгының үле гәүдәсе табылды. Тикшерү...
-
Автомәктәпләрдә тәртип урнаштырасы бар
Бүгенге көнгә Татарстанда машина йөртүчеләрне әзерләү юнәлешендә эшләүче 260 белем бирү оешмасы исәпләнә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аларның эшчәнлеген даими рәвештә күзәтеп тора. Ә менә белем бирү сыйфатын контрольдә тоту буенча министрлыкның вәкаләтләре юк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт...
-
Йолдыз тапкан егет
Ул үзенең ачык йөзле, киң күңелле булуы белән үзенә тартып тора торган кеше. Аны нигәдер кояшка охшатам мин. Элек-электән белсәм дә, очрашкан саен акыллы киңәшләре, төпле фикере белән гаҗәпкә калдыра ул. Бер урында озак еллар эшләгән кешеләр сирәк. Разиф Шәяхмәт улы Фазлыев та шундыйлардан. Ул "Бигеш" аэропортында 40 ел хезмәт...
-
Һаман алдыйлар, Һаман алданабыз
Әллә булды быелгы җәй, әллә булмады. Эссе яраткан бер танышым әйтмешли, җылысы сөякләргә дә үтә алмады. Сентябре дә әбиләр чуагы белән сөендермәде ичмасам. Урамда салкын, өйдә салкын. Җылы юрган астына чумып, рәхәтләнеп укырмын дип, эштән кайтышлый киосктан "Моя семья" газетасы алдым. Кайтуга, түзмәдем, күз йөртеп чыгасы иттем. Ни дисәң дә,...
-
Янгынга каршы рейдлар дәвам итә
Шәһәр хуҗалыгының тотрыклы эшчәнлеген, халыкның хәвеф-хәтәрсез тыныч, имин шартларда яшәвен тәэмин итүдә күзәтү эшчәнлеге хезмәтләренең роле зурдан. Аны тагын да камилләштерү максатында, 2014 елның 29 июлендә "Гадәттән тыш хәлләр һәм Яр Чаллы шәһәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы беркетмәсе" төзелгән иде. Бу документ нигезендә, Яр Чаллы муниципаль берәмлеге...