Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эш урынында фаҗига

Предприятиеләрдә, төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау кагыйдәләрен тәэмин итү зарурлыгы турында һәрдаим кисәтеп торуга карамастан, әлеге таләпләр бөтен җирдә дә үтәлми. Иң аянычы, җитәкчеләрнең ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында япь-яшь гомерләр өзелү дәвам итә. 16 сентябрь көнне иртән "ТМК-Темпо" ябык акционерлык җәмгыятенең металл конструкцияләр цехында 30 яшьлек цех башлыгының үле гәүдәсе табылды. Тикшерү...

Предприятиеләрдә, төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау кагыйдәләрен тәэмин итү зарурлыгы турында һәрдаим кисәтеп торуга карамастан, әлеге таләпләр бөтен җирдә дә үтәлми. Иң аянычы, җитәкчеләрнең ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында япь-яшь гомерләр өзелү дәвам итә.

16 сентябрь көнне иртән "ТМК-Темпо" ябык акционерлык җәмгыятенең металл конструкцияләр цехында 30 яшьлек цех башлыгының үле гәүдәсе табылды. Тикшерү бүлеге белгечләре әйтүенчә, аның өстенә металл конструкция төшкән. Баш сөяген яралаган авыр травма үлемгә китергән. Әлеге факт буенча, РФ Җинаятьләр кодексының "Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу кеше үлеменә китергән" дигән 2нче маддәсенә нигезләнеп, Россия Федерациясенең ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды.

Хәзерге вакытта бәхетсезлек очрагының сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X