Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камазлылар өчен ипотека

Сентябрьдән КАМАЗ, Россия банкларының берсе белән берләшеп, автогигант компанияләрендә эшләүчеләр өчен генә каралган махсус ипотека программасын гамәлгә кертте. Яңа программа, стандарт кредит программалардан аермалы буларак, һәркемне кызыксындырырлык өстенлекләр тәкъдим итә. Беренчедән, түбән процент ставкасы, кредит алуның гадиләштерелгән формасы, беренчел кертемнең шактый киметелүе. Икенчедән, камазлыларга тәкъдим ителә торган ипотека программасында гомерне...

Сентябрьдән КАМАЗ, Россия банкларының берсе белән берләшеп, автогигант компанияләрендә эшләүчеләр өчен генә каралган махсус ипотека программасын гамәлгә кертте.

Яңа программа, стандарт кредит программалардан аермалы буларак, һәркемне кызыксындырырлык өстенлекләр тәкъдим итә. Беренчедән, түбән процент ставкасы, кредит алуның гадиләштерелгән формасы, беренчел кертемнең шактый киметелүе. Икенчедән, камазлыларга тәкъдим ителә торган ипотека программасында гомерне иминиятләштерү таләбе юк, беренчел минималь кертем 15 проценттан 10 процентка кадәр киметелгән. Банкка мөрәҗәгать итү өчен нибары ике документ кирәк: КАМАЗ белән эшләүче банк партнерының хезмәт хакы картасы һәм паспорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев