Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һаман алдыйлар, Һаман алданабыз

Әллә булды быелгы җәй, әллә булмады. Эссе яраткан бер танышым әйтмешли, җылысы сөякләргә дә үтә алмады. Сентябре дә әбиләр чуагы белән сөендермәде ичмасам. Урамда салкын, өйдә салкын. Җылы юрган астына чумып, рәхәтләнеп укырмын дип, эштән кайтышлый киосктан "Моя семья" газетасы алдым. Кайтуга, түзмәдем, күз йөртеп чыгасы иттем. Ни дисәң дә,...

Әллә булды быелгы җәй, әллә булмады. Эссе яраткан бер танышым әйтмешли, җылысы сөякләргә дә үтә алмады. Сентябре дә әбиләр чуагы белән сөендермәде ичмасам. Урамда салкын, өйдә салкын.

Җылы юрган астына чумып, рәхәтләнеп укырмын дип, эштән кайтышлый киосктан "Моя семья" газетасы алдым. Кайтуга, түзмәдем, күз йөртеп чыгасы иттем. Ни дисәң дә, элек яратып укыган басма бит, сагындырган, каһәр. Газетаның соңгы битенә беркетелеп куйган кәгазьгә күзем төште: "Акция "Счастливый билет" дип язылган. Моментальная лотерея кебек, буяу белән капланган номерны гына кырып карыйсы. Шул сан газетаның ярты битенә урнаштырылган рекламадагы бәхетле саннар белән туры килсә, 4000000 сум оттың дигән сүз.

Акча күргәч, фәрештә азган дигәндәй, үзем дә сизмәстән, теге буяуны кыра да башлаганмын икән. Бәй, карыйм, минем номер нәкъ газетадагы номер кебек. Үз гомеремә лотереяга бернәрсә дә отканым булмады дисәм, бик үк дөрес булмас, 80нче елларда журналистлар лотереясына "Любава" язу машинкасы откан идем. Һәр нәрсә дефицит булган Совет чоры өчен хәйран саллы отыш иде ул.

"Тәбе"гә эләккәнем булмаса да, тормыш тәҗрибәмнән чыгып, бушлай сырның булмаганын белгәнгәме, мин артык хыялларга бирелеп тормадым. Беренчедән, отышның дүрт миллион сум булуы һәм бәхет елмайган кешеләргә инде 16 миллион сум бирелүе шикләндерсә, икенчедән, бәхетле санның нәкъ миңа туры килүе сәер тоелды.

Бөтен сорауларга җавапны хәзер интернеттан эзлибез бит. Мин дә шулай эшләдем. Интернетка кереп карагач, минем кебек отышка ия кешеләрнең байтак булуын күрдем. Әлеге акция 2013 елда "Лиза" журналында барган һәм байтак кына кешеләрне төп башына утырткан икән.

Бәхетле билетның синдә булуы әле җиңү түгел. Акчаны кулга төшерү өчен акция рекламасында күрсәтелгән номерга шылтыратып, үзең турында мәгълүмат бирергә кирәк. Шуннан соң акцияне оештыручы товарлар каталогы тәкъдим итә. Андагы берәр товарга заказ биреп, аны алган кеше генә акция финалында катнаша һәм вәгъдә ителгән сумманы кулына төшерә алачак икән, имеш. Ләкин товар алган һәр кеше җиңүче түгел, бәхетле "миллионер"ны махсус комиссия сайлап алачак, ди. Кыскасы, товарга заказ биреп караучылар да булган. Товар арты товар тәкъдим итеп, теңкәләрен корытып бетергәннәр.

Бер ханым әнисен алдаган өчен акцияне оештырган ООО "Почта-Сервис" хезмәткәрләрен үтерергә әзер. Өлкән яшьтәге ханымны, сезнең исемгә исәп-хисап счеты ачып, акчаны шунда күчердек, почта аша товар кайтартсагыз, счет номерын хәбәр итәбез, дип ышандырганнар. Ул, мескенем, инде әллә ничә товар кайтарткан. Иң куркынычы шул, әле дә булса акчаны алуга өметен өзми икән, бахыр.

Икенче бер агайда бу рәхимсез уен хәтта бәйлелек тудырган. Инде тәмам гаҗиз булган улы аны хәзер психиатрда дәвалавын язган. Берәүләр юкка алданмаска киңәш итсә, икенчеләре нишләргә белми киңәш сорый, өченчеләре МММнар белән булган алданулардан соң да акылга утырмаган Россия халкын сүгә. Үзләре яраткан басмага ышанулары турында язучылар да бар... Ә бер акыллы башы тоткан да, "Лиза" журналының берьюлы 7 нөсхәсен сатып алган. Лотереяларның барысында да шул отышлы сан язылган булган. Эзләнә торгач, "Аракул" журналы укучыларын да шулай кәкре каенга терәтүләре турында укыдым. Ләкин әлегә "Моя семья" газетасы турында бер хәбәр дә юк.

Интернетка хәбәр урнаштыручыларга рәхмәт. Алар ярдәме белән генә "миллионерлар" исемлеген аздан гына тулыландырмый калдым бит. Урыс әйтмешли, "чем черт не шутит" дип, рекламадагы телефонга шылтыратыр да идем. "Моя семья" газетасы кебек абруйлы басма да реклама белән акча эшләү өчен әнә шундый алдауга юл куя икән, монда кемгә генә ышанырга кала инде, җәмәгать. Җитмәсә, коллегалар бит әле. Алданмасам да, күңелдә авыр тойгы калды. Кешенең шәхесен кимсетү дип кабул иттем мин бу акцияне. "Моя семья"ны да инде элеккечә яратып, ихластан укый алмам, мөгаен.

Алданмагыз,шәһәрдәшләр!

И.ӘХТӘМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев