20 октябрь 2021 яңалыклары
-
Вакцинациянең яңа пункты - "Тулпар" сәүдә үзәгендә
Мәскәү проспектындагы «Тулпар» сәүдә үзәгендә коронавируска каршы прививка ясатырга була.
-
Шәһәрдә яшь юл хәрәкәте инспекторларына багышлау чарасы узды
14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгендә яшь юл хәрәкәте инспекторларына багышлау чарасы узды.
-
Чаллының өлкән сыйныф укучылары вузда уку өчен 100 мең сум күләмендә еллык стипендия өчен көрәшә алалар
Татарстан укучыларын «Я Решаю!» VIII Халыкара математика буенча конкурсда катнашырга чакыралар. Чараны ел саен башкаладан булмаган шәһәрләрдән килгән өлкән сыйныф укучылары өчен GS Group холдингы үткәрә. Беренче сайлап алу онлайн-тур биремнәрен 8 ноябрьгә кадәр чишәргә кирәк.
-
Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
2021 елның 9 ае буенча шәһәрдә балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булган, бер бала һәлак булган, 83е яраланган. Сүз 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар турында бара. Яр Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
-
Голикова массакүләм чараларга QR-кодлар буенча кертергә тәкъдим итте
Россия Федерациясе субъектлары карарлар кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.
-
Мурашко Covid-19 белән киеренке хәл күзәтелә торган төбәкләрне атады. Анда Татарстан да бар
Хәзерге вакытта Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларында, Пермь краенда, Оренбург, Иваново һәм Төмән өлкәләрендә коронавирус авыруы белән бәйле хәл аеруча киеренке.
-
20 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
20 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак.