Голикова массакүләм чараларга QR-кодлар буенча кертергә тәкъдим итте
Яңалыклар тасмасы

Голикова массакүләм чараларга QR-кодлар буенча кертергә тәкъдим итте

Россия Федерациясе субъектлары карарлар кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.

Россия төбәкләрендә массакүләм чараларга кешеләрне QR-кодлар буенча кертергә кирәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты каршындагы Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча Координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.
«Россия Федерациясе субъектлары карарлар кабул итүне тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән эшләми торган көннәрбуенча да. Шулай ук массакүләм чараларга һәм аерым объектларга, әйткәнемчә, QR-код булганда гына кертүне хәл итәргә тиеш», — диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Голикова гражданнарның Covid-19 коронавирусына вакцинацияне, кичерелгән авыруны раслый торган QR-коды, яисә прививка ясатырга ярамаган очракта тискәре ПЦР-тесты булырга тиешлеген искәртте. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


прививка коронавирус

Нет комментариев