20 декабрь 2021 яңалыклары
-
Чаллыдан Лилия Зарипова чыршыны балалар белән бизи
- Якынлашып килүче Яңа еллар белән сезне!
-
Чаллыдан Дания Дәүләтьянованың чыршысын кечкенә песие егып төшергән
– Без ясалма чыршы куябыз. Бик зур булмаганны, тумбочка яки өстәл өстенә куя торганны, чөнки бик шаян песиебез бар. Былтыр өстәл өстеннән дә ике тапкыр егып төшергән иде, быел тими әле, әйтмәгәнем булсын.
-
Чаллылылар йортларында 6 меңнән артык янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштырылды
20 декабрьдән республикада махсус янгынга каршы режим кертелә. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсенең Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов Яңа ел чараларын уздырган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында сөйләде.
-
Чаллыдан Рәмилә Гәрәеваның бер дә чын чыршы бизәгәне юк икән!
- Ясалма чыршы куябыз. Мәшәкате әзрәк, чынны куйган юк. Әллә берәр куеп карарга инде?!
-
Чаллыдан Резидә Ганиева үз гаиләләрендә булган чыршы бизәү традициясе белән бүлеште
"Чыршы, чыршы без сине сагынып көттек ел буе" ))) ... бер арттырусыз.
-
Чаллыда көн саен кар чистарту эшләре бара
Көн саен кар чистарту өчен юлларга махсус техника һәм эшчеләр чыга. Узган атнада Чаллыда шәһәрнең төп юлларында һәм проспектларында 70тән 90га кадәр техника эшләгән, шәһәр микрорайоннарында идарәче компанияләр тарафыннан 20 берәмлек техника һәм 1 000 ишегалды җыештыручы җәлеп ителгән.
-
Казаннан Альмира Ибраһимова чыршыны ноябрьдә үк бизәп куйган
– Без чыршыны иртә бизәргә яратабыз, шуңа күрә ноябрь урталарында ук гаиләбез белән бизәп тә куйдык. Чыршыбыз ясалма, чын ылыслы чыршы ничек кенә матур булса да барыбер чыгарып атарга гына кала бит, ә мин тере әйберләрне рәнҗетүдән куркам.
-
«Теләкләр чыршысы – 2021» хәйрия акциясе башланды
Чара Яңа елны хастаханәдә каршылаячак балалар өчен бүләкләр җыюга юнәлдерелгән. Барлык җыелган бүләкләр Кама балалар медицина үзәгендә дәваланучы кечкенә пациентларга, шулай ук муковисцидоз диагнозлы балаларга тапшырылачак.
-
Алабугадан Алмаз Мәһәдиев ясалма чыршыларга өстенлек бирә
– Чыршыны шушы көннәрдә куярга иде. Әлбәттә, ясалманы. Берничә ел элек алган идек.
-
Чаллы волейболчылары беренче урында
Воткинскида «Байрак» спорт мәктәбенең 85 еллыгына багышланган волейбол буенча ветераннар арасында ачык турнир тәмамланды.
-
77нче гимназия – җиңүче
«Нур» яшьләр үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары арасында «Гади хакыйкать» дигән интеллектуаль уеннар буенча республика чемпионаты тәмамланды.
-
Идел буе федераль округында “Идел буе төбәге музыкасы” уникаль аудиовизуаль альбомы дөнья күрәчәк
“Идел буе төбәге музыкасы – табигатьнең үзе тудырган аһәңнәр”. Идел буе федераль округы илдә үзенең уникаль аһәңнәрен булдырган тәүге төбәккә әйләнгән. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Идел буе федераль округының Вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
8 меңнән артык вакансия бар
Быел «Россия эше» кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 11 013 граждан мөрәҗәгать иткән.
-
Кардан чистарталар
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, бүгенге көндә шәһәрне кардан арындыру эшенә идарә итү компанияләре һәм Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре җәлеп ителгән.
-
Корпоратив ял булмаячак
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә гыйнвар аенда корпоратив яллар булмый.