20 декабрь 2021 яңалыклары
-
Бәйгенең җиңүчеләре билгеле
«Камкомбанк» җаваплылыгы чикле җәмгыять үзмәшгульләр арасында «Бизнес ачыш – 2021» бәйгесе оештырган иде. Анда шәһәрнең югары уку йортларында белем алучы егет-кызлар катнашты.
-
Шугалакка битлек белән?!
Чаллыда «Медео» шугалагы ачылды. Керү өчен QR-код таләп ителми. Эш көннәрендә ул 18 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр, ялларда – 10 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр эшли.
-
Җиңү паркында чыршы ачылды
Автозавод районының Җиңү паркында чаллылылар «Могҗизалар көткән дөнья» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәмендә катнаштылар.
-
Чаллыда «Яңа ел казы» ярминкәләре узды
«Төзүче» стадионы каршындагы территориядә, «Южный» агросәнәгать паркында һәм Ипподромда Яңа ел алды «Яңа ел казы» авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
-
Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсенә Hamilton ИВЛ аппаратлары кайтты
Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсенә профессор, И.П. Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетының анестезиология бүлеге җитәкчесе Кирилл Храпов килде.
-
Кышкы паркта йөрү: чаңгы һәм скандинавия йөреше
Үзәк районда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Яр буе паркында ике чакрымлы дистанцияне уздылар: чаңгыда яки скандинавия таяклары белән.
-
Боровецк бульварында Яңа ел чыршысы үз утларын кабызды
Бәйрәм кунакларын шәһәрнең «Эврика» мәдәният үзәге, 3нче балалар музыка мәктәбенең иң яхшы солистлары һәм иҗади коллективлары чыгышлары белән каршы алды, Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлаулары белән сөендерде.
-
Шәһәрнең төп мәйданында төп чыршы утларын кабызды
Быел бәйрәмне оештыручылар барлык кунакларга үзләрен балалар итеп тою мөмкинлеге бүләк итте, шуңа күрә бәйрәмнең төп темалары икәү: бал-маскарад һәм әкиятләр.
-
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән чаллылылар «Без Россия гражданнары!» иҗади конкурсында катнаша алалар
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без Россия гражданнары!» ел саен үткәрелә торган республика иҗади конкурсы башланды. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе.
-
Артист кайда – тамашачы шунда
Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрының гастрольләрен шәһәрдәшләребез ел саен көтеп ала. Данлыклы коллектив белән чаллылылар кабат киләсе елның февраль һәм март айларында очраша алачак. Әлеге гастрольләрнең үзенчәлеге турында театр директоры, шәһәрдәшебез Илфир Якупов белән әңгәмә кордык.
-
Чаллы предприятиеләрендә ковидка каршы чаралар үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә
Узган атнада Роспотребнадзор Чаллыда 22 хуҗалык итүче субъектны тикшергән, шуларның алтысында хокук бозулар ачыкланган.
-
Чаллы Җылылык электр үзәге 50 еллыгын билгеләп үтте
Чаллы Җылылык электр үзәге ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. «Энергетик» мәдәният сараенда әлеге датаны бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
-
Рөстәм Нәбиев космоска очарга җыена
Танылган блогер, сәяхәтче, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе үзе белән эре халыкара проектны оештыручылар элемтәгә керүе турында сөйләде.
-
Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе JCI аккредитация статусын раслады
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе өченче тапкыр JCI аккредитация статусын раслады, өстәвенә, медицина оешмасы – стандартларның җиденче версиясе буенча аккредитация узган Россиядә беренче клиника.
-
Илсөя – атказанган артист
Татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдиновага ниһаять Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Инстадуслары аны әлеге шатлыклы вакыйга белән котладылар.