Чаллыдан Дания Дәүләтьянованың чыршысын кечкенә песие егып төшергән
– Без ясалма чыршы куябыз. Бик зур булмаганны, тумбочка яки өстәл өстенә куя торганны, чөнки бик шаян песиебез бар. Былтыр өстәл өстеннән дә ике тапкыр егып төшергән иде, быел тими әле, әйтмәгәнем булсын.
Гирляндалар кибетнеке. Мин заманча ике-өч төрле төс белән бизәлгән чыршыларга караганда төрле төстәге, үзебезнең балачактагы кебек чыршы бизәлешенә өстенлек бирәм. Уенчыкларның да күбесе совет чорында алганнар. 1985 елда кияүгә чыгып иптәшем янына Приморск өлкәсенә күчеп килгәч Артем шәһәренең универсамыннан алган идек. Бик истәлекле безнең өчен. Бизәвен үзем генә бизәдем, песием буталып йорде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев