Хәния Фәрхинең күршесе: «Ризыкны ике гаиләгә уртак пешергән чаклар да булды»
Укучыларыбызны Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу юлы хәтирәләре белән Чаллыда Биктаһировларның күршесе булып яшәгән Гөлгенә Низамова уртаклаша. Аның белән очрашырга теләп йөргәндә Хәния апа үзе дә төшемә кереп: «Зөлфия, нигә минем хакта Гөлгенәдән сөйләтмисең? Иҗатта уңышларга ирешүемдә аның роле зур булды. Кызларым аны икенче «әни» дип йөрттеләр. Мин аңа бик рәхмәтле», – диде. Шул көннәрдә ул күршесенең дә төшенә кергән. «Бергә бәрәңге казыдык», – ди Гөлгенә ханым.