Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова Балтачтагы концертларын игелекле гамәл белән тәмамлады.
Церебраль паралич белән туган кызчык Ясминә ГОзәерова белән очрашты ул. Ясминә яшьтәшләре кебек йөрергә, уйнарга тели.
- Табиблар кыз йөриячәк, ди. Дусларым, чуть кенә ярдәм итсәк, Ясминәбез аякка басачак, - дип, җырчы дусларын, тамашачаларын изге эшкә өлеш кертергә чакырды.
Җырчы үзе мохтаҗларга ихластан даими ярдәм итә. Шуңадыр да кая гына барса да аны тамашачылар кадерле кунак кебек хөрмәт итәләр.
Нет комментариев