Бәхетле очракмы, әллә заманча медицина көчеме?
Чаллыны без бүгенге көндә бернинди икеләнүләрсез, арттыруларсыз заманча шәһәр дип атый алабыз. Куәтле сәнәгать мәйданнары, биек йортлары, төзек парк-скверлары өчен генә түгел, ә халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтә алучы табиблары, хастаханәләре өчен дә.