Беркетмәләрнең 90,43 проценты эшкәртелгән.
Беркетмәләрнең 90,43 проценты эшкәртелгәннән соң, дүрт партия федераль округ буенча Дәүләт Думасына сайлауларда биш процентлы барьерны узган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР һәм «Яңа кешеләр» партия исемлекләре буенча парламентка уза. «Бердәм Россия» 57,86 процент, КПРФ – 13,84 процент, ЛДПР – 8,9 процент, «Яңа кешеләр» – 7,94 процент тавыш җыйган. «Гадел Россия» 5 процентлы барьерны уза алмаган – 4,95 процент.
Дистанцион электрон тавыш бирүдә «Бердәм Россия» 49,06 процент тавыш җыйган. Икенче урында 15,42 процент белән «Яңа кешеләр» тора, КПРФ өченче урында – 12,26 процент.
Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм аның белән бергә барган кампанияләр җомга, 18 сентябрьдә, башланды һәм кичә, 20 сентябрьдә, тәмамланды. Илдә барлыгы 20 меңгә якын депутат мандаты һәм вазифа яңартылачак.Татарстанда шул ук вакытта Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм өстәмә муниципаль сайлаулар узды.
Нет комментариев