Чаллыны без бүгенге көндә бернинди икеләнүләрсез, арттыруларсыз заманча шәһәр дип атый алабыз. Куәтле сәнәгать мәйданнары, биек йортлары, төзек парк-скверлары өчен генә түгел, ә халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтә алучы табиблары, хастаханәләре өчен дә.
Бу сүзләрнең хаклыгына 52 яшьлек шәһәрдәшебез, «КАМАЗ» зоводының элеккеге инженеры Данис Агалтдинов та инана. Кышын Яр буе паркында чаңгы шуып йөргәндә аны кисәк кенә инсульт аяктан ега. Ярый әле шул мизгелдә янында заманча дәвалау алымнарын үз иткән, заманча медицинаның тиңсез үрнәге булып торган Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) табиблары була. Юкса, аның урманга әлеге сәяхәте соңгысы булган булыр иде.
Бу хакта шәһәрдәшебез редакциягә үзе шалтыратып сөйләде. «Чаллы үзенең геройларын белергә тиеш. Әлеге табиблар ярдәме белән мин янәдән аякка бастым, гаилә кордым, әти булу бәхетенә ирештем. Шактый вакыт узса да, шушы куанычым белән уртаклашасым, газетагыз аша табибларга тагын бер кат рәхмәт ирештерәсем килде», – диде. Без исә 3 ел элек булган әлеге вакыйганың нечкәлекләрен белергә теләп, бу хакта тулырак сөйләвен үтендек.
«Февраль аеның якшәмбесе иде. Иртәдән үземне яхшы хис иттем. Инсульт буласын белгертүче билгеләр дә булмады. Чаңгыларны алып паркка юнәлдем. Старт сызыгыннан бераз киткәч, кинәт кенә хәлсезлек тойдым, сул як кулым һәм аягымның көче ките. Янәшәдәгеләргә ишарәләр белән ярдәм кирәклеген аңлатырга тырыштым. Шулчак яныма ике ир-ат йөгереп килде. Алар тышкы билгеләрдән хәлемнең җитдилеген аңлап, беренчел нәтиҗә чыгарды. Үзем дә, сүз әйтүе авыр булса да: «Миндә инсульт бугай», – дип ыңгыраштым. Чөнки моннан берничә ел элек бу хәл башымнан үткән иде инде. Аннары алар каяндыр тиз генә тюбинг алып килделәр һәм мине шунда яткырып машиналар янына юнәлделәр. «Инсульт вакытында һәр минут кадерле», – диләр бит. Шуңадыр инде ашыгыч ярдәмне көтеп тормыйча, үзләре үк хастаханәгә алып киттеләр. Юлда табиблар белән элемтәгә кереп, мине каршы алырга әзерләнеп торырга куштылар. Шунда мин: «Болар үзләре дә медицина белгечләре түгел микән, дип уйлап куйдым», – дип искә төшерде башыннан кичкәннәрен Данис әфәнде.
Шәһәрдәшебез ялгышмый. Аңа ярдәм итүчеләрнең берсе – Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең бүлек мөдире, югары квалификация категорияле йөрәк-кан тамырлары хирургы, ангиохирург Рәмис Әнвәр улы Якубов булып чыга. Табиб искәртүенчә, мондый очракларда тиз рәвештә карар кабул итү, дөрес гамәлләр һәм җайга салынган медицина системасы хәлиткеч роль уйный. Аннан да без паркта булган вакыйга турында сораштырдык. Чаллыда инсультны дәвалауда кулланылучы заманча алымнар белән кызыксындык.
– Рәмис Әнвәрович, шәһәрдәшебез Данис Агалтдинов белән булган очракны хәтерегездә яңартып алыйк әле.
– Ул көнне улым Ильяс белән чаңгы шуарга чыккан идек. Ул да хастаханәбездә табиб булып эшли. Башта шәһәрдән читтә урнашкан чаңгы базасына барырга уйлаган идек, тик өйдән чыкканда бераз тоткарлангач, якындагы паркны гына сайладык. Кайчак тормышта менә шундый кечкенә генә үзгәрешләр дә зур роль уйный икән. Күрәсең, безгә шул минутта, шул сәгатьтә, шул кеше янында булырга язган. Аны без, килеп бераз шугач, кар өстендә яткан хәлдә күреп алдык. Якынрак килгәч, теле көрмәкләнүен, гәүдәсенең сул як өлешен хәрәкәтләндерә алмавын абайладык. Бу – инсультның ачыктан-ачык билгеләре. Мондый вакытта бер генә секундны да заяга үткәрергә ярамый. «Терапевтик сәгать»кә (беренче 4-5 сәгать) сыешырга кирәк. Шуңа да без, ашыгыч ярдәм хезмәтен көтеп тормыйча, авыруны хастаханәгә үзебез илтергә карар кылдык.
– Данис әфәнде әйтүенчә, сез аны машинага чанага яткырып алып баргансыз. Димәк, инсульт булганда авыруны аягына бастырырга ярамый?
– Нәкъ шулай. Аны күтәрергә дә, утыртырга да, йөртергә дә кирәкми. Чөнки бу вакытта баш миендәге кан әйләнеше бозыла, ә артык хәрәкәт артериаль басымга йогынты ясап, хәлне тагын да катлауландыра ала. Авыру мөмкин кадәр горизонталь хәлдә булырга тиеш.
– Хастаханәдәге хезмәттәшләрегезне алдан ук кисәтеп куйдыгызмы?
– Әйе. Хәзер бездә инсультлы пациентларга ярдәм күрсәтү буенча ачык алгоритмнар эшли. Авыру юлда чакта ук коллегалар белән элемтәгә керәбез. Кабул итү бүлеге, невролог, реанимация, рентген хезмәте хәбәрдар була. Бу вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Пациент хастаханәгә килеп кергәндә система инде тулы куәтенә эшкә җигелгән була. Ул турыдан-туры компьютер томографиясенә озатыла. КТ ярдәмендә без инсультның төрен ачыклыйбыз: ишемикмы ул, әллә геморрагикмы? Чөнки дәвалау тактикасы шуңа бәйле. Шулай ук кирәк булганда КТ-ангиография үткәрелә – бу баш миендәге кан тамырларын күрергә, кайсы урында томалану булуын ачыкларга мөмкинлек бирә.
– Данис әфәндегә нинди ярдәм күрсәтелде?
– Аңа ашыгыч диагностика үткәрелде, кан тамырлары торышы бәяләнде, тиешле медикаментоз терапия башланды. Шөкер, «терапевтик тәрәзә»гә сыешу нәтиҗәсендә хәле тотрыкланды. Баш миенең когнитив сәләтләренә артык зыян килмәде. Сөйләм, хәрәкәт функцияләре дә, бераз кимчелекләр белән булса да сакланып калды.
– Моңа нинди дәвалау ысуллары белән ирешергә була?
– Аларның кайберләре беренче сәгатьләрдә генә нәтиҗәле. Мәсәлән, ишемик инсульт вакытында пациентларга тромболитик терапия үткәрелә. Аның ярдәмендә оешкан кан махсус препарат белән эретелә. Әгәр ул юкка чыкмаса яки зур кан тамырын томаласа, хастаханәбездә заманча рентгенэндоваскуляр алымнар да кулланыла. Табиблар кан тамыры эченә махсус катетер белән керә. Шул рәвешле механик тромбоэкстракция үткәрелә – ягъни тромб махсус инструментлар ярдәмендә алына. Бу – югары технологияле ярдәм. Мондый ысул белән элек зур федераль үзәкләрдә генә дәваласалар, бүгенге көндә инде аны Чаллыда да уңышлы кулланалар. Моннан тыш, бездә гибрид операцияләр дә үткәрелә: без берьюлы кан тамырындагы тромбны алып, шул ук вакытта йокы артериясендәге бляшкаларны да юк итә алабыз.
– Инсульттан соң авырулар озак савыгамы?
– Гадәттә, пациентлар 2-3 атна стационарда була. Хәлләре тотрыклылангач, реабилитация башлана. Бездә махсус тернәкләндерү командасы эшли. Пациент белән белгечләр шөгыльләнә, хәрәкәтен, сөйләмен, гомуми функцияләрен торгыза. Инсульттан соң тернәкләнү – дәвалануның шулай ук мөһим өлеше. Чөнки кешенең мөстәкыйль хәрәкәтләнүе, көндәлек тормышка җайлашуы, хезмәткә кайтуы күп очракта нәкъ менә шушы этапка бәйле. Тернәкләндерү никадәр иртәрәк башланса, нәтиҗәсе дә шулкадәр яхшырак була.
– Билгеле булганча, сезнең хастаханә якын-тирә район-шәһәрләрдән дә авыруларны кабул итә.
– Әйе, хастаханәбездә төбәк кан тамырлары үзәге эшли. Табибларыбыз шәһәр халкына гына түгел, ә Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәгендәге 11 район халкына да ашыгыч ярдәм күрсәтә. Бездә тәүлек буе эшләүче диагностика, компьютер томографиясе, ангиография, реанимация, нейрохирургия, кан тамырлары хирургиясе һәм мультидисциплинар командалар бар. Боларның барысы да – шәһәр һәм республика җитәкчелеге тарафыннан халык сәламәтлеген саклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән системалы чаралар нәтиҗәсе. Мондый заманча медицина инфраструктурасын булдыру – кешеләрнең гомерен саклап калу, инвалидлык очракларын киметү, пациентларны мөмкин кадәр тизрәк гадәти тормышка кайтару максатыннан башкарыла. Без моны һәр көн эшебездә күрәбез һәм тоябыз. Бу – зур ышаныч та, зур җаваплылык та.
– Әйе, Чаллыны сәнәгать һәм инфраструктурасы өчен генә түгел, ә алдынгы медицина системасы өчен дә, чын мәгънәсендә, заманча шәһәр дип горурланып әйтергә була. Һәм моның белән без – гади кешеләр дә, сез – табиблар да бик бәхетле.
P.S. Россиядә ел саен 450 меңнән артык инсульт очрагы теркәлә, шуларның 2 меңе – Чаллыда. Элеккеге елларда шәһәрдә ел саен инсульттан соң 300 дән артык кешенең гомере өзелгән. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасында заманча дәвалау ысуллары һәм «сакчыл технологияләр»не кертү нәтиҗәсендә, 2023–2024 елларда әлеге күрсәткеч 30 % ка кимегән.
Нет комментариев