Беркетмәләрнең 71,1 процентын эшкәрткәннән соң «Бердәм Россия» 57,5 процент тавыш җыя
Яңалыклар тасмасы

Беркетмәләрнең 71,1 процентын эшкәрткәннән соң «Бердәм Россия» 57,5 процент тавыш җыя

Бу РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренә.

Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауда беркетмәләрнең 71,17 проценты эшкәртелгәннән соң, 57,53 процент тавыш белән «Бердәм Россия» партиясе лидерлыкны саклап кала. Бу РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренә. Узган чакырылыш Дәүләт Думасында тәкъдим ителгән башка дүрт партия 5 процентлык барьерны узган һәм парламентның түбән палатасында вәкиллекне саклап кала. Сүз 14,00 процент тавыш белән КПРФ, 8,73 процент тавыш белән ЛДПР турында бара. «Яңа кешеләр» 7,97 процент һәм «Гадел Россия» 5,03 процент тавыш җыйган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, берничә партия 5 процентлы барьерны уза алмаган һәм Дәүләт Думасына керми. «Пенсионерлар партиясе» – 2,20 процент, «Яшелләр» – 1,12 процент, «Россия коммунистлары» – 0,89 процент, «Родина» – 0,73 процент, ә «Туры демократия партиясе» 0,33 процент җыя.

Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм аның белән бергә барган кампанияләр җомга, 18 сентябрьдә, башланды һәм кичә, 20 сентябрьдә, тәмамланды. Илдә барлыгы 20 меңгә якын депутат мандаты һәм вазифа яңартылачак. Татарстанда шул ук вакытта Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм өстәмә муниципаль сайлаулар узды.


Нет комментариев