22 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Әбинең матур хисләре
Безнең авылда Зөбәрҗәт әби бар. Быел аңа 90 яшь тулды. Шулкадәр зиһенле, чиста әби ул. Аңа карасаң, карале, картлык та шундый ямьле була икән, дип уйлап куясың.
-
Энә очы кадәр дә
Минем әни әтинең туганнары белән тату яшәмәде. Әти - гаиләдә бердәнбер ир бала булган. Дүрт апасы төпчек энеләрен бик яратканнар, бәлки аны кем беләндер бүлешәселәре дә килмәгәндер, әнине кабул итмәгәннәр. Кайнанасы да кызлары сүзеннән чыга алмаган күрәсең, килененә “сикереп төшмәгән”.
-
Миңнеханов үзенең Instagram битендә Казан хосписының ролигын урнаштырды һәм аңа ничек ярдәм итәргә булуын аңлатты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram битенә Казан хосписы турындагы роликны урнаштырды.
-
Татарстанда Студентлар клубларының Милли лигасы старт алды
21 сентябрьдә Казанда Студентларның милли лигасы слеты ачылды.
-
Пермьдәге атышта зыян күрүчеләр саны 43кә җитте
Атышны оештырган кеше генә авыр хәлдә ята.
-
Укучылар да сайлады
Дәүләт Думасына сайлаулар белән беррәттән шәһәребезнең 66 мәгариф учреждениесендә укучылар арасында да сайлаулар узды. Анда 1-11нче сыйныф егет һәм кызлары мәктәп советына спикерлар өчен тавыш бирде. Балалар да өлкәннәр кебек, сайлау алдыннан үз программасын яклады.
-
Сайлаучылар ышанып кала
17-19 сентябрьдә VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булды. Анда республикада сайлау хокуына ия булган гражданнарның 78,92%ы катнашты. «Республикабызда сайлау гадәти режимда, хокук бозуларсыз узды. Бюллетеньнәрнең барысы да саналды. Татарстанда 2,9 млн кеше сайлау хокукына ия. «Бердәм Россия» сәяси партиясе өчен республика сайлаучыларының 79,01%ы тавыш бирде», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
-
«Калфаклы бәйге» бәйрәменә рәхим итегез!
«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа проектка старт биргән иде. Катнашучылардан бары тик бер генә шартны үтәү соралды. Ул да булса – калфак киеп төшкән фотоларын җибәрү. Нәкъ менә шуларга 1 ай дәвамында газета укучыларыбыз басмабызның интернет сайтында (http://shahrichalli.ru/) актив тавыш бирде.
-
Агачлар артык булмас! (+фотолар)
Шәһәрнең барлык районнарында йортлар каршындагы территорияләрдә, иҗтимагый киңлекләрдә агач һәм куаклар утырту оештырылды. Әлеге чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, идарә итү компания хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре, депутатлар һәм шәһәрдәшләребез катнашты.
-
Күпер ябылып торачак
Атна башыннан Элеватор тавы бистәсен шәһәр белән тоташтыручы күпердә ремонт эшләре башланды.
-
Вакцинага алмаш юк
Аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев коронавируска каршы вакцина ясату эшен дәвам итәргә кушты.
-
Чаллы курчак театры спектакле фестивальдә «Иң яхшы режиссёр эше» дипломына ия булды
Театр Владимир шәһәрендә узган төбәкара фестивальдә Илгиз Зәйниев куйган «Кроткая» спектакле белән катнашты.
-
Чаллы мәктәпләрендә куркынычсызлыкны шәхси сак хезмәте оешмалары тәэмин итә
Соңгы вакытта булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә, Чаллыда куркынычсызлык чаралары көчәйтелде һәм барлык белем бирү оешмаларына керү мөмкинлеге чикләнгән.
-
Чаллы пенсионерлары түләүсез юридик консультация алырга мөмкин
1 октябрьдә Чаллыда яшәүче өлкәннәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
-
Чаллыда Гөлсабира Хәкимова истәлегенә музыкаль кичә була
Чаллының мәдәни тормышында зур роль башкарган, картиналар галереясен оештырган Гөлсабира Хәкимова 97 яшендә вафат булды.