Чаллы пенсионерлары түләүсез юридик консультация алырга мөмкин
1 октябрьдә Чаллыда яшәүче өлкәннәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
11:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында (катнашу өчен сылтама өстәмә рәвештә җибәреләчәк) Өлкәннәр көне уңаеннан муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Сорауларны алдан 26 сентябрьгә кадәр Министрлыкка Gul.Hayrullina@tatar.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк.
Фото: newtvnews.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев