25 июнь 2021 яңалыклары
-
Чаллы спортчылары велоспорт маунтинбайк төре буенча ТР беренчелегендә 23 медаль яуладылар
22-23 июнь көннәрендә Яр Чаллыда велоспорт маунтинбайк буенча Татарстан Республикасы беренчелеге оештырылды.
-
Чаллының 5нче хастаханәсендә кабат инфекцион госпиталь оештырылды
Калган профильләр буенча планлы медицина ярдәмен шәһәрнең башка дәвалау оешмаларында күрсәтәчәкләр. Бүгеннән, 25 июньнән башлап, Чаллының 5нче хастаханәсендә ОРВИның, коронавирус инфекциясенең һәм пневмониянең катлаулы формасы белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 350 урын булдырылды.
-
Татарстанда «ТАТАРСТАР» халык онлайн шоуның яңа сезонына старт бирелде
22 июньнән Республикада «ТАТАРСТАР» халык онлайн шоуның яңа 3нче сезонына старт бирелде. Быел ул «ТАТАРСТАР. Наследие» дип атала.
-
Татарстанда өч яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән
Әтисе белән генә өйдә калган чакта, бала тәрәзәгә куелган сеткага таянган.
-
Чаллыда милли проектлар тормышка ашырыла
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татьяна Ларионова, республика комиссиясе әгъзалары белән бергә, Чаллыда милли проектларны тормышка ашыруның барышы белән танышты.
-
Калфаклы бәйге игълан итәбез
Хөрмәтле туташ-ханымнар! "Шәһри Чаллы" газетасы бүгеннән өр-яңа бәйгегә старт бирә.
-
Йөкле хатын-кызлар Сабан туенда вирус йоктырган
Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан дәвалана торган авырлы хатын-кызлар барысы да диярлек Сабан туенда йөргән булган.
-
Вакцина өзлегүләрдән саклый
Коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять янә киренкеләнде. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Башкортстанда чикләүләр кертелде. Шәһәребездә дә кайбер чаралар үткәрелми башлады. Рәсми булмаган мәгълуматларга караганда, Татарстанга да, шәһәребезгә дә таҗлы вирусның һинд штаммлысы кайткан. Ул моңа кадәргесенә караганда да зыянлырак. Белгечләр әйтүенчә, картларны гына түгел, яшьләрне, балаларны да аямый... Мондый шартларда вакцина ясату көнүзәк мәсьәләгә әйләнде.
-
Яр Чаллыда тагын бер шахмат сыйныфы ачылды
Бүген шәһәрнең 15нче Балалар иҗат йортында шахмат сыйныфының ачылышы үтте.
-
Яшьләр көне-2021: бәйрәм программасы билгеле булды
Бәйрәм 26 июнь көнне Чулман проспектыннан башлап Хәсән Туфан проспекты буйлап «Яр буе» паркы Мәйданына кадәр территориядә узачак.
-
Үзенчәлекле смена ачылды
Кичә Алабуга шәһәренең "Лесная сказка" лагерында "IMAN" сменасы ачылды.
-
Чаллыда бассейннар ябыла
Шәһәребездә кайбер бассейннар ай ярымга, кайберләре ике атнага ябыла.
-
Роспотребнадзор Чаллы туристларын коронавируска ПЦР-тест булмаган өчен штраф булуы турында кисәтә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 769 очрагы теркәлгән.
-
Чаллының картиналар галереясендә «Плюс-минус спектакль» дип исемләнгән спектакль күрсәтеләчәк
«Плюс-минус спектакль» һәм «Предметный разговор» арт-объектлар күргәзмәсе «Ничего особенного» проектының ике өлеше. Икесе дә картиналар галереясендә күрсәтеләчәк.
-
Татарстанның ирекле мәгълүмати-ресурс үзәге “Добрый край – Игелек җире” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре белән өч яклы килешү төзеде
«Добрый край – Игелек жире» конкурсы беренче тапкыр Татарстан Республикасында 2020 елда үткәрелә.