Йөкле хатын-кызлар Сабан туенда вирус йоктырган
Яңалыклар тасмасы

Йөкле хатын-кызлар Сабан туенда вирус йоктырган

Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан дәвалана торган авырлы хатын-кызлар барысы да диярлек Сабан туенда йөргән булган.

«Соңгы ике атнада безгә килеп эләккән йөкле хатын-кызларның 80 проценты Сабан туенда булган», — диде журналистлар өчен оештырылган «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлекне саклау технологиясе» лекциясендә хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.
Шул ук вакытта табиб билгеләп үткәнчә, соңгы ике атнада Татарстанда көмәнле хатын-кызлар арасында Сovid-19 йоктыручыларның артуы теркәлгән.
Республика клиник хастаханәсенең баш табибы авырлы хатын-кызның барлык туганнарына прививка ясатырга, ә бала көтүче хатын-кызларга чараларга йөрмәскә киңәш итте.
Көмәнле хатын-кызлар коронавирусны бик авыр кичерә, дип искәртте ул.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


коронавирус

Нет комментариев