Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда милли проектлар тормышка ашырыла

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татьяна Ларионова, республика комиссиясе әгъзалары белән бергә, Чаллыда милли проектларны тормышка ашыруның барышы белән танышты.

“Мәгариф” милли проекты кысаларында Татарстанда барлыгы 530дан артык шахмат зонасы ачылырга тиеш иде. Мәгариф министрлыгы белән киңәшкәч, барлыгы 896 мәктәптә шахмат уйнарга өйрәтү урыны булдырырга карар кылынды.

Мәртәбәле кунаклар килгән көнне шәһәребезнең 15нче балалар иҗат үзәгендә шахмат зонасы ачылды. Тантанада мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм башкалар катнашты. Бу – республикада мәктәптән тыш урында ачылган беренче шахмат сыйныфы. Ул Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин ярдәме белән ачылды. “Без бу проектны ТР Мәгариф министрлыгы белән киңәшеп тормышка ашырырга булдык. Бүгенге көндә республикада 911 шахмат зонасы ачтык”, - диде Татьяна Ларионова.

Аннары кунаклар Шамил Усманов урамындагы ремонт барышы белән таныштылар. Биредә капиталь төзекләндерү 2017 елдан бирле алып барыла. “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль программасы кысаларында быел ремонт өчен 526 миллион 518 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә урамның Беляев проспектыннан Халыклар дуслыгы проспектына кадәрге өлешендә ремонт эшләре бара. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, биредә эшләр беренче сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Татьяна Петровна төзелеш эшләренең сыйфатын югары бәяләде, юлларны төзеп бетерү вакытынан да канәгать булуын әйтте.

Төзүчеләр Татарстан һәм шәһәр җитәкчеләренең юллар төзелешенә акчалата ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

“Демография” милли проекты кысаларында “Яшьлек” микрорайонында 220 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелә. Заманча төзелгән, балаларны төрле яктан камил итеп тәрбияләү өчен барлык шартлары булган әлеге бакчалар июль-август айларында сабыйларның шат авазларына күмеләчәк.

Кунаклар “Кама” агросәнәгать комплексында экскурсиядә булып “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектының үтәлеше белән дә таныштылар.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли проект