Роспотребнадзор Чаллы туристларын коронавируска ПЦР-тест булмаган өчен штраф булуы турында кисәтә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 769 очрагы теркәлгән.
98 кеше медицина күзәтүе астында, 8 648 чаллылы күзәтүдән төшерелгән. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук чит илдә ял иткәннән соң ПЦР-тест тапшырмаган пассажирларны ачыклау буенча эш дәвам ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер Россиягә кайткач, Дәүләт Хезмәтләрендә анкета тутырырга һәм ПЦР-тест тапшырырга РФ чиген теләсә нинди транспорт төре (поезд, автобус, автомобиль, диңгез судносы) аша узучы барлык пассажирлар да тиеш.
http://nabchelny.ru
Фото: otdyhturista.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев