Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Муса Җәлилне искә алдылар

Чаллыда Муса Җәлил һәйкәле янында шул ук исемдәге скверда күренекле татар шагыйрен, Советлар Союзы Героен искә алдылар. Чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачты.

Үз чыгышында ул шагыйрь иҗатының татар шигъриятендә әһәмиятен билгеләп үтте һәм яшь буынга татар халкының бөек улына хөрмәт күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. "Булып үткән куркыныч вакытлар турында бер дә онытырга ярамый. Күпме генә еллар узса да, сугыш афәте кешеләрнең күңелләрендә һәрвакыт әрнү булып торачак, безнең хәтеребез исән", - диде ул.
Чарада шулай ук Чаллы язучылар оешмасы рәисе, Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин, шагыйрьләр Әнвәр Шәрипов, Айрат Суфиянов, Зимфира Исламова, Әлфия Ситдыйкова, “Ләйсән” әдәби берләшмәсе әгъзалары Равил Мостафин һәм Рушания Гыйләҗева, 2, 3, 4, 12нче мәктәпләр укучылары катнашты.

Җәлилчеләр истәлегенә бер минутлык тынлык урнашты. Чара чәчәкләр кую тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният