26 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Чаллы театры грант отты
Башкалабыз Казаннан шатлыклы хәбәр килде. Чаллы татар драма театры, Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге уздырган бәйгедә җиңү яулады һәм бүләк - 400 мең сумлык грант отты. Театр директоры Рашат Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, ел саен республикабыз театрлары арасында грант өчен гадел көрәш бара. "Быел безнең театрның мөмкин булган иң зур сумманы...
-
Парламентның беренче утырышы
V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының I утырышы 1 октябрьдә узачак. Республика парламенты утырышының көн үзәгенә президиум 15 мәсьәләне кертергә тәкъдим итте. Яңа сайланган депутатларга ТР Дәүләт Советы Рәисен, парламент секретарен, парламент комитетларын, аларның рәисләрен сайларга һәм республика Дәүләт Советының башка органнарын оештырырга кирәк булачак. Депутатлар шулай ук ТР ҮСКнең V...
-
Җылылык өчен күбрәк түләячәкбез
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кимергә җыенмый. Бигрәк тә җылылык белән тәэмин итү тарифларын тагын да күтәрү турында искәртә хөкүмәт. Дөрес, саннарга күз салсак, алгы елларда арту күзәтелми. Әйтик, 2015 елда җылылык бәяләрендә үсеш - 7%, 2016 елда - 5,5%, 2017 елда 4,2% тәшкил итәчәк. Бу нисбәттән, РФ икътисадый үсеш министры...
-
Коллекторсыз булмый
Яшьлек микрорайонындагы коллектор сентябрь ахырында, ягъни шушы көннәрдә файдалануга тапшырылачак. Бүгенге көндә "Фон" төзелеш корпорациясенең төп финанс чаралары хуҗалык-юынтык сулар коллекторын төзүне тиз арада төгәлләүгә юнәлтелгән. Чөнки әлеге корылмадан башка яңа гына сафка баскан 65/04, 65/10 (2нче блок) йортларын файдалануга тапшырып булмый. Компания вәкиле әйтүенчә, басымлы канализация коллекторы 30 сентябрьгә...
-
Иң яхшы маршрут кемнеке?
Чаллыда 23 сентябрьдән "VeloChelny16" проекты кысаларында иң яхшы велосипед маршрутына бәйге башланды. Ял көннәрендә актив ял итәргә теләүчеләр өчен иң кызыклы һәм уңайлы велосипед юллары сайлап алыначак. Төп таләп, әлбәттә, тәкъдим ителгән маршрутның куркынычсызлыгы һәм шәһәрнең тарихына кагылышлы урыннардан үтүе. Бәйгене шәһәр хакимияте һәм "Чаллы 1626" генераль проекты ярдәме белән,...
-
Камазлыларны зурладылар
Шушы көннәрдә шәһәрдәшләр шау-гөр килеп, Машина төзүчеләр көнен билгеләп үтте. Камазлылар елдагыча бәйрәмчә бизәлгән "Камаз" мәдәният йортына җыелдылар. Күркәм традиция буенча, бина алдындагы мәйданда үзебезнең автогигантта җитештерелгән автомобильләр күргәзмәсе оештырылды. Машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме кайнар котлаулардан башланды. "КАМАЗ" ААҖ идарәсе әгъзасы Юрий Герасимов завод уңганнарына ихлас рәхмәтләрен җиткерде һәм "Чаллыда...