Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры грант отты

Башкалабыз Казаннан шатлыклы хәбәр килде. Чаллы татар драма театры, Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге уздырган бәйгедә җиңү яулады һәм бүләк - 400 мең сумлык грант отты. Театр директоры Рашат Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, ел саен республикабыз театрлары арасында грант өчен гадел көрәш бара. "Быел безнең театрның мөмкин булган иң зур сумманы...

Башкалабыз Казаннан шатлыклы хәбәр килде. Чаллы татар драма театры, Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге уздырган бәйгедә җиңү яулады һәм бүләк - 400 мең сумлык грант отты. Театр директоры Рашат Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, ел саен республикабыз театрлары арасында грант өчен гадел көрәш бара. "Быел безнең театрның мөмкин булган иң зур сумманы отуы икеләтә куанычлы", - диде ул. Әйе, Чаллы татар драма театры киләсе елда 25 еллыгын каршыларга җыенганда, мондый зур бүләккә лаек булып, үзенең башкалардан өстен булуын тагын бер кат раслады.

Тарихы чагыштырмача кыска гына булса да, безнең театрыбыз истәлекләргә бай коллектив. Аның туган көне 1990 елның 21 декабре дип исәпләнә. Бу көнне "Энергетик" мәдәният сараенда Чаллыда беренче мәртәбә шәһәрдә оешкан труппа Рабит Батулла әсәре буенча Фаил Ибраһимов куйган "Күбәләк булып җаның кайтыр" спектаклен уйный. Аңа кадәр Чаллыда халык театрлары эшләп килгән. Әйтик, Үзәк урамдагы Нардомда халык театры 1918 елда, ә "Энергетик" мәдәният сараенда 1976 елда оеша. Соңгысының кайбер артистлары шәһәрнең беренче профессиональ труппасына кушылалар.

Рәсми документларга караганда, башта театр "Яшь тамашачылар театры" дип атала. Бу турыда Татарстан АССР Министрлар Советының 1990 елның декабрендә чыккан 467нче карары һәм ТАССР Мәдәният министрлыгының 1991 елның 10 гыйнварында дөнья күргән 8нче фәрманы сөйли. 1995 елның 24 февралендә Яр Чаллы шәһәре хакименең 395/4нче карары нигезендә, театрның исеме "Яр Чаллы татар драма театры" дип үзгәртелә һәм ул коммуналь учреждение буларак теркәлә. 1999 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 573нче карары нигезендә, театр ТР Мәдәният министрлыгы карамагына тапшырыла. Театрның беренче режиссеры, оештыручысы - Фаил Ибраһимов, беренче директоры - Гыйлемхан Мөбарәкшин.

Башлап җибәргәндә труппада дүрт артист була: Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Марина Иванова һәм Рафил Сәгъдуллин. Валерий Шашинның өч кешелек "Ут төртүче" пьесасы буенча спектакль әзерли башлыйлар. Кайда буш почмак табалар, шунда репетицияләр ясыйлар - концертлар залының фойесында, коридорда, мәдәният идарәсендәге бүлмәдә. Ул арада оешып килүче труппага Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар, Булат Сәлахов, Рифкать Хәмидуллин, Камил Шәрифуллиннар килеп кушыла.

Соңрак элеккеге Автозавод райкомы урнашкан йортны коллективка бирәләр. 2005 елның 1 мартында Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында театр бинасын реконструкциядән соң яңадан ачу тантанасы булып узды. 2012 елның 1 октябренә театрның репертуарында төрле жанрлардагы - драма, мелодрама, мюзикл, әкият, комедия - барысы 83 спектакль исәпләнә иде. Театрның бүгенге афишасында 32 спектакль исеме бар. Коллективта 30 артист һәм җитештерү-техник эшчәнлекне тәэмин итеп торучы 60 хезмәткәр эшли.

Чаллы татар драма театры откан грант акчасына күренекле итальян драматургы Карл Гальдониның "Ике хуҗаның хезмәтчесе" дигән комедиясе сәхнәгә куелачак. Аның премьерасы 25 декабрьдә булачак. Тамашаны куярга Казаннан яшь режиссер Илгиз Зәйниев килә. Тамашачылар аны Камал театры актеры һәм бик күп театрларда барган спектакльләрнең авторы, танылган драматург буларак та беләләр. Яңа спектакльнең рәссамы - Булат Ибраһимов.

ТР Театр әһелләре берлеге гранты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның финанс ярдәме белән 2012 елдан бирле уздырылып килә. Республикабызда барган мәдәният елында үзебезнең театрның уңышына ихлас күңелдән сөенәбез, иҗади коллективны зур җиңүе белән котлап: "Яшәсен, театр!" дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев