Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Парламентның беренче утырышы

V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының I утырышы 1 октябрьдә узачак. Республика парламенты утырышының көн үзәгенә президиум 15 мәсьәләне кертергә тәкъдим итте. Яңа сайланган депутатларга ТР Дәүләт Советы Рәисен, парламент секретарен, парламент комитетларын, аларның рәисләрен сайларга һәм республика Дәүләт Советының башка органнарын оештырырга кирәк булачак. Депутатлар шулай ук ТР ҮСКнең V...

V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының I утырышы 1 октябрьдә узачак.

Республика парламенты утырышының көн үзәгенә президиум 15 мәсьәләне кертергә тәкъдим итте. Яңа сайланган депутатларга ТР Дәүләт Советы Рәисен, парламент секретарен, парламент комитетларын, аларның рәисләрен сайларга һәм республика Дәүләт Советының башка органнарын оештырырга кирәк булачак.

Депутатлар шулай ук ТР ҮСКнең V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңлаячак һәм Чаллының элеккеге мэры Васил Шәйхразиевны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләү мәсьәләсен караячак. Моннан тыш, 1 октябрьдә республика парламентыннан вәкилгә Федерация Советы әгъзасы вәкаләтен бирү мәсьәләсе каралачак. Октябрьдә ТР Дәүләт Советының тагын 2 утырышы узачак. Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, Рөстәм Миңнеханов республика парламентына юллама белән чыгыш ясарга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев