27 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Чаллыда тагын бер ял зонасы булачак
Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан Гидротөзүчеләр урамы янын яңартачаклар. Бу максатларга барлыгы 74 млн сум акча сарыф итәчәкләр. Биредә фонтаннар, уен мәйданчыклары, архитектур элементлар белән 4 ял итү зонасы булдырачаклар. Шулай ук велосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен яңа юллар ясау да күздә тотыла.
-
Чаллы кызы триатлон буенча халыкара ярышларда призер булды
Чаллы спортчысы Екатерина Чернышева Сочида узган триатлон буенча халыкара ярышларда призер булды. Чаллы кызы үз яшендәгеләр категориясендә дистанцияне 12 сәгать 16 минут 14 секундта үтте. Шул ук вакытта ул марафондагы иң стабильле йөгереше өчен партнерларның махсус призына лаек булды.
-
Трамвайда баш мие селкенгән һәм умыртка баганасы сынган
Чаллының "Ишетү үзәге" тукталышында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Кичә биредә 53 яшьлек трамвай йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сакламый, алда торган вагонга килеп бәрелә. Нәтиҗәдә транспорт чарасында булган пасажирларның өчесе имгәнә. 65 яшьлек хатын-кызның баш мие селкенә һәм умытрка баганасына зыян килә.
-
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арта
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең Россия президентының май указында саналмаган хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнвареннан 4 процентка, 2019 һәм 2020 елларның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта "Татар-информ" "Известия" хәбәр итә.
-
100 сумнан артык бәягә газета-журнал алучыларга бүләк бирәчәкләр
2017 елның 1 октябреннән 30 ноябренә кадәр Россия Почтасы ил буенча урнашкан бүлекләрдә басма матбугатка ярдәм йөзеннән «Почта белән укыйбыз» акциясе уздырачак. Бу хакта Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
-
Яшь язучылар өчен бәйге
"Идел" яшьләр үзәге тарафыннан уздырылган XVII "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенә эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге 3 этаптан торачак. Яшь язучылар проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты һәм детектив жанрларында язылган әсәрләрен җибәрә ала. Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша...