Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Трамвайда баш мие селкенгән һәм умыртка баганасы сынган

Чаллының "Ишетү үзәге" тукталышында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Кичә биредә 53 яшьлек трамвай йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сакламый, алда торган вагонга килеп бәрелә. Нәтиҗәдә транспорт чарасында булган пасажирларның өчесе имгәнә. 65 яшьлек хатын-кызның баш мие селкенә һәм умытрка баганасына зыян килә.

Аны тиз арада Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә илтәләр. 5 яшьлек кызның исә шулай ук башы имгәнә, 78 яшьлек ир-атның күкрәк читлегенә зыян килә. Табиблар караганнан соң аларны өйләренә җибәрәләр. Моннан тыш әу көнне Чаллыда транспорт чаралары катнашында зыян күрүчеләрсез тагын 53 авария теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев