Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тумыштан жокей Дамир

“Муеннарын алга сузып атлар чаба. Колак төбендә тояк тавышы. Ул күңелгә ашкынулы моң булып ята. Татар моңының, татар җыруының чишмә башы, мөгаен, болыннарда уртлап йөргән тайлар кешнәвенә, чабышкыларның тояк чыңына, сызгыра-сызгыра ат эчергән егет-җиләннең күңел кылларына барып тоташадыр. Юкка гына, ат - ир кешенең юлдашы да, моңдашы да, димәгәннәрдер борынгылар.” (Марат Әмирханов, “Тояк эзе” романыннан)

Авылда атлар белән мавыккан егетләргә “ат җене” кагылган диләр. Шәһәрдә туып үссә дә Дамир Сабировның да күзләре атлар янында ут янып тора. 15 яшьлек егет малкайларга үлеп гашыйк. Әллә күңеле белән ераклардан килгән, атлар тоткан ата-бабаларның  кайтавазын ишеткәнме?!
Дамир быел 6 шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән ат чабышы ярышларында катнашып, дүрт тапкыр 1нче урын, бер тапкыр 2нче һәм 3нче урыннарны яулаган. Ягъни, ул һәр ярышта призлы урын алган дигән сүз. Бүгенге көндә ул “Тулпар” ат спорты мәктәбендә шөгыльләнә. Ирешкән уңышлары һәм үзе белән тагы да якыннанрак танышу өчен атар яратучы талантлы шәһәрдәшебез белән очрашып, әңгәмә корып алырга булдык. Нинди уй-хыяллар белән янып яши икән егетебез?!
- Дамир, үзең белән таныштырып үт әле. Атларга мәхәббәт кайчан уянды?
- Быел тугызынчы сыйныфка күчтем, 41нче мәктәптә белем алам. Физкультура, хезмәт дәресләрен яратам. Кечкенә чагымда әбием белән ипподромга атлар карарга йөри идек. Анда барасы көннәрне көтеп алганым хәзер дә хәтердә. Шулчак та, атка атланып, җилдән җитез чапканым күз алдына килә иде. Моннан ике ел ярым элек әнидән ат спорты мәктәбенә яздыруымны үтендем. Әнием, әлбәттә, каршы булды. “Ат бит ул, ни дисәң дә. Нинди йөрәк белән сине анда бирим?”- дип кырт кисте. Ярты ел сораганнан соң күндердем үзен. Әтием дә үзенең авылда атта йөргәннәрен еш искә ала. Ат спорты белән шөгелләнмәсә дә, атта йөрүнең ни икәнен аңлый ул. Сак кына бул дип, теләгемә каршы килмәде
- Атлар белән күпме вакыт үткәрәсең?
- Миннән генә торса, өйгә дә кайтып тормыйча, гел алар янында булыр идем. Укыганда дәресләрдән соң киләм. Хәзер, каникуллар вакытында, һәркөн иртәнге 6да мин монда инде. Кичкә кадәр алар белән. Вакытның үткәнен дә сизмим.
- Көнозын нишлисең алар белән?
- Атлар иркәләгәнне ярата. Иң беренче аларга тәрбия кирәк. Аларга эндәшергә, сөйләшергә кирәк. Килү белән ялларын тарыйм. Гәүдәсен махсус щетка белән чистартам. Ашарына бирәм, су эчерәм. Астын чистартам. Кызу көннәрдә су коендырам үзләрен. Алда ярышлар торганда, аларга әзерләнәбез. Безнең белән тренер-тәрбияче эшли. Барлык эшебез алар карамагында. Тренерларның киңәшләрен тотып әзерләнсәк, һичшиксез, җиңеп кайтасың.
- Ярышларда бер ат белән катнаштыңмы? Токымы нинди?
- Чабышларда чиста токымлы атлар гына катнаша. Алар бик чыдамлы. Чөнки дистанция озынлыгы 1,5  алып 3 километрга кадәр. Үткән чабышларда төрле атларда катнаштым.
- Атлар нәрсә ярата? Һәм киресенчә, нәрсәне өнәп бетермиләр?
- Көчле тавышны, кискен хәрәкәтләрне өнәп бетермиләр алар. Куркасың икән, яннарына якын килмәвең яхшы. Алар бик сизгер. Кешене тоемлау хисе бар аларда. Куркыныч янаганны да ерактан ук сизәләр. Борчыла, тынгысызлана башлыйлар. Иң яраткан нәрсәләре ул – шикәр. Тәмле әйберне атлар да ярата. 
- Киләчәккә нинди планнарың бар?
- Мин үземне жокей итеп күзаллыйм. Югары дәрәҗәле ярышларда катнашып зур җиңүләр яулыйсым килә. Атлардан башка киләчәгемне күз алдына да китермим. Алар янында мин башка, күңелем тыныч.
Күз  алдына гына китерегез, метр ярым буйлы егет ат тиклем атны тыңлата. Дөресрәге, атлар үзләре аны тыңлый. Чөнки алар егетнең күңелен тоя, яратуын сизәләр. 
Безнең заманда да шәһәребездә “ат җене” кагылган яшьләр булуы сокландыра. Ир-ат исемендә “ат” сүзе бер дә юктан түгелдер. 
Дамирга куйган максатына ирешүен теләп калабыз.

Айзирә ИМАМОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр сәләтле балалар