Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Йолдызнамә (28.07 - 1.08)

28 июльдән 1 август көннәренә йолдызнамә белән таныштырып үтәбез.

Кучкар
Гомумән алганда, сезнең өчен бу атна артык борчуларсыз узачак. Әмма ниндидер сюрпризлар көтәргә кирәкми. Бу вакытны тыныч үткәрегез, мөмкин кадәр күбрәк ялга игътибар бирегез. Атна башында зур акчалата керемнәр булырга мөмкин.
Үгезбозау
Бу чор кешеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен уңайлы. Хәзер иске проблемаларны хәл итү мөһим. Эштә тоткарланмаска тырышыгыз: бу көннәрдә сез өйдә кирәк. Үзегезгә һәм тышкы кыяфәтегезгә игътибар итегез. Якын арада сезнең белән кызыксынучы кеше барлыкка киләчәк.  
Игезәкләр
Үз фикерләрегезне күзәтеп барыгыз. Бу көннәрдә алар сезнең белән булачак вакыйгаларга нык йогынты ясаячаклар. Атна ахырында эштә тәнәфес ясагыз: сезгә ял итәргә кирәк. Иң яхшысы кыска гына отпуск алып, аны якын кешеләр белән үткәрегез. Сәфәрне алдан планлаштырыгыз. 
Кысла
Буш урында бәхәсләр килеп чыгарга мөмкин. Мцмкин булганча конфликтларны булдырмаска тырышыгыз. Вакытлыча тавышлы компанияләрдән баш тартыгыз. Бу чор бакча участогында эшләү һәм ремонт үткәрү өчен уңайлы. Тик белгечләрне җентекләп сайлагыз!
Арыслан
Күп кенә әйберләрегез һәм техникагыз ватылырга мөмкин. Моның сәбәбе сезнең артык киеренке булганга. Тынычланыгыз! Ял көннәрендә акчагызны таратмаска тырышыгыз. Тиздән аларның кирәге чыгарга мөмкин. 
Кыз
Ялгыз Кызларга үз ярыгызны эзләү турында кайгыртырга кирәк. Гаиләле Кызларга ял көннәрен якыннары белән үткәрү файдалы булыр. Өлкән буын кешеләре белән килешмәүчәнлек килеп чыгарга мөмкин. 
Үлчәү
Әзрәк сөйләшегез – күбрәк эшләгез. Йолдызлар сезгә шулай киңәш итә. Ялкауланмасагыз, бу чор сезнең өчен бик кулай булачак. Керемнәрегезне арттыру мөмкинлеге килеп чыгачак – кулдан ычкындырмагыз. Шәхси тормышта тыныч булыр. Ләкин бу яхшыга гына. Әлегә вакыты килеп җитмәгән. 
Чаян
Бу атнада үз белемегез һәм квалификаөиягезне күтәрү өстендә эшләгез. Кәеф төшүе һәм апатия булырга мөмкин. Күңелсез фикерләрдән арыну өчен яраткан эшегез белән шөгылҗләнергә киңәш ителә. 
Укчы
Эштә үзегезнең нәрсәгә сәләтле икәнегезне күрсәтергә тырышыгыз. Җитәкчеләр тырышлыгыгызны күреп, тиешенчә бүләкләр. Бакчада да, эштә дә артык эшләмәгез. Эштән соң берни дә эшләмичә ял итегез. Салкын тию куркынычы арта.
Кәҗәмөгез
Сезгә илһам килеп, ниндидер үзенчәлекле әйбер ясарга теләгегез барлыкка килүе ихтимал. Фантазиягезгә ирек бирегез! Кайбер Кәҗәмөгезләр, бәлки, дустының хыянәтен кичерер. Үзегезне кулда тотыгыз. Үпкәләүләрнең тормышыгызны бозуга юл куймагыз! Бу көннәрдә Кәҗәмөгезләргә юлларда сак булырга кирәк.  
Сукояр
Хыялларыгызны томышка ашыру өчен иң кулай вакыт. Эшне якын киләчәккә максатларыгызны барлаудан башлагыз. Хәзер сезгә һәр адымда кызыктыра торган әйберләр очраячак.  Шуларга каршы тору бик кыен булачак. Әгәр каршы тора аласыз икән, аннан соң үзегезгә бик рәхмәтле булырсыз.
Балык 
Хезмәттәшлерегез белән мөнәсәбәтләрегез бик кыен булачак. Моңа сез гаепле. Үз хаталарыгызны танып, гафу үтенергә оялмагыз. Балаларыгызга карата миһербанлы булыгыз, аларны әзрәк тиргәгез. Ял көннәрне табигатькә чыгыгыз, җылы, ямьле җәйге көннәрдән рәхәтләнеп файдаланыгыз.  

 

Фото: maidan.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә