30 июль 2014 яңалыклары
-
Җиңел килгән акча җан тынычлыгын кимерә
Бушлай сыр - капкында гына, ди халык мәкале. Тычкан сырны бер ашап китәргә мөмкин, ләкин икенчесендә, һичшиксез, капкынга кысылып үләчәк. Бер ир әледән-әле бурычка акча сорап тора иде миннән. Таныш кеше булгач, анны -моны уйламыйсың, бирәсең. Бактың исә, ул шактый оешмаларда эшләүчеләрдән дә акча җыеп, муеннан бурычка баткан икән. Алай...
-
Күркәм мәҗлес
Ураза бәйрәме дәвам итә. Бер төркем дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, язучыларны, журналистларны, матбугат хезмәткәрләрен, спортчыларны "Океан" рестораны үзенә кунакка, бәйрәм мәҗлесенә чакырды. Дөресрәге, аны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин соравы буенча ресторанның хуҗабикәсе Светлана Захарова үткәрде. Мәҗлесне оештыруда Үзәк Диния нәзарәтенең Чаллыдагы вәкиле Рафаэль хәзрәт Усманов...
-
Корал йөртүчеләр 6 меңнән артты
Шәһәр эчке эшләр идарәсендәге чираттагы матбугат конференциясе утлы корал йөртүчеләрне теркәү мәсьәләләренә багышланды. Бүгенгә Чаллыда шундый 6743 кеше исәпкә алынган. Алар кулында 9527 көпшәле мылтык бар. 5511 коралы булган 4361 аучы теркәлгән. Калада травматик корал йөртүчеләр саны, узган елдагыдан 60ка артып, 2008гә җиткән. Эчке эшләр идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү бүлеге башлыгы...
-
Чаллыда – Төзүчеләр көне һәм Уха бәйрәме
Ул 8 август көнне булачак. Чара атаклы төзүче Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китә. Аннан бәйрәм "Төзүче" стадионына күчә, анда кунакларны төзелеш индустриясе исемле күргәзмә каршы алачак. Стадионда төзелеш оешмалары парады үтә. Сәнгать коллективлары чыгышы булачак. Алдынгы төзүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы аерым урынны алып тора. Бәйрәм үзе 18.30...
-
Чаллы – спортчылар шәһәре
Августның икенче шимбәсендә Россиядә Физкультурачылар көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу уңайдан Чаллыда төрле чаралар оештырылачак. - 2-10 август көннәрендә "Этюд" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Россиянең яшь шахмат осталары арасында "Шахмат принцессалары Яр Чаллыда" дигән шахмат турниры. - 8 августта "КАМАЗ" стадионында футбол турниры. Ярышларда 2001-2003 елгы яшүсмерләр катнаша. - 8...
-
Әкрен йөрсәң, штраф түлә
Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин әкрен хәрәкәт итүче транспорт чараларына кагылышлы законны имзалады. Аның нигезендә җиңел машиналарга юл бирергә теләмәүче әкрен баручы транспорт хуҗаларына махсус штраф сала башлаячаклар. Бу торак пунктлардан читтә урнашкан юлларга кагыла. Трактор, үзбушаткыч машина, комбайн кебек сәгатенә 30 километрдан ким хәрәкәт итүче техника үз артыннан...
-
Счетчик күрсәткечләре төгәл булсын
Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы счетчик күрсәткечләрен бозучыларны административ җаваплылыкка тартырга тәкъдим итте. Аларга 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, дип белдерде әлеге министрлыкның ТКХ, энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру департаменты директоры Оксана Демченко. Ул шулай ук министрлыкның 2015 елның 1 гыйнварына кадәр, техник мөмкинлекләре була...
-
Укучыларга икенче көндәлек
Быел Татарстанда беренче сыйныфка укырга керүче барлык балалар ике көндәлеккә ия булачак. Аның берсе уку фәннәре буенча төп көндәлек булса, икенчесе "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" булачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенә багышланган брифингта билгеле булды. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова хәбәр...
-
Изге ният белән – сәяхәткә
Инвалид спортчылары атларда һәм автомобильләрдә "Чаллы-Буа" маршруты буенча сәяхәткә киттеләр. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, көчле ихтыярлы шәһәрдәшләрне "Азатлык" мәйданыннан Васил Шәйхразиев озатып җибәрде. Быелгы сәяхәттә артистлар, язучылар, рәссамнар һәм музыкантлар, аларга хезмәт күрсәтүчеләр белән бергә 24 кеше катнаша. Маршрут республиканың 12 торак пункты аша уза. Инвалид спортчылар Казан, Чистай,...