Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Счетчик күрсәткечләре төгәл булсын

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы счетчик күрсәткечләрен бозучыларны административ җаваплылыкка тартырга тәкъдим итте. Аларга 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, дип белдерде әлеге министрлыкның ТКХ, энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру департаменты директоры Оксана Демченко. Ул шулай ук министрлыкның 2015 елның 1 гыйнварына кадәр, техник мөмкинлекләре була...

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы счетчик күрсәткечләрен бозучыларны административ җаваплылыкка тартырга тәкъдим итте. Аларга 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, дип белдерде әлеге министрлыкның ТКХ, энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру департаменты директоры Оксана Демченко.

Ул шулай ук министрлыкның 2015 елның 1 гыйнварына кадәр, техник мөмкинлекләре була торып та счетчик куймаучыларга түләүләрне арттырачагы хакында да белдерде. Төбәкләр гамәлгә ашыру өчен ике чараның берсен сайлый ала. Мисал өчен, күпфатирлы йорт буенча ресурслар белән тәэмин итү һәм коммуналь хезмәтләрне фактик куллану күләмнәре арасындагы аерма счетчик урнаштырылмаган йорт милекчеләре арасында бүленәчәк.

Икенче вариант буенча Россия субъектының мондый гражданнар өчен махсус коэффициент билгеләргә хакы бар. Ул коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең ким дигәндә 30%ын тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев