Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күркәм мәҗлес

Ураза бәйрәме дәвам итә. Бер төркем дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, язучыларны, журналистларны, матбугат хезмәткәрләрен, спортчыларны "Океан" рестораны үзенә кунакка, бәйрәм мәҗлесенә чакырды. Дөресрәге, аны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин соравы буенча ресторанның хуҗабикәсе Светлана Захарова үткәрде. Мәҗлесне оештыруда Үзәк Диния нәзарәтенең Чаллыдагы вәкиле Рафаэль хәзрәт Усманов...

Ураза бәйрәме дәвам итә. Бер төркем дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, язучыларны, журналистларны, матбугат хезмәткәрләрен, спортчыларны "Океан" рестораны үзенә кунакка, бәйрәм мәҗлесенә чакырды.

Дөресрәге, аны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин соравы буенча ресторанның хуҗабикәсе Светлана Захарова үткәрде. Мәҗлесне оештыруда Үзәк Диния нәзарәтенең Чаллыдагы вәкиле Рафаэль хәзрәт Усманов күп көч салды. "Республикабызда, шул исәптән, ике дин: мөселман һәм христиан конфессияләре килешеп яши икән, бу - зур байлык, - диде хәзрәт, - шуңа без мәҗлесебезгә рус милләтеннән булган дусларыбызны да чакырдык".

Мәҗлесне "Тәүбә" мәчете имам-хатыйбы Идрис хәзрәт Галәветдин Коръән аятьләре укып ачып җибәрде. Җәмәгать белән бергәләп дога кылганнан соң, Идрис хәзрәт бик үтемле итеп, мисаллар китереп, вәгазь сөйләде. Аннан Рафаэль хәзрәт Усманов сүз алып, барлык мөселманнарны Гает белән тәбрикләде, Үзәк Диния нәзарәте рәисенең котлавын ирештерде.

Мәҗлес барышында килгән кунаклар сүз алып, изге теләкләр әйттеләр. Ураза бәйрәме Рафаэль хәзрәтнең туган көне белән бергә туры килүе хакында да беленде. Аны шушы истәлекле көн белән ихлас йөрәктән котладылар. Рус язучысы Александр Бабаев аның шәһәрдә халык белән актив эшләвен билгеләп үтте һәм шәһәр хакимияте бүләгенә тәкъдим итәргә вакыт икәнлеген әйтеп чыгыш ясады. Җәмәгатьчелек моны яклады. Дин әһелләре дә ризалыкларын бирделәр.

Ураза бәйрәменә багышланган мәҗлес күркәм үтте.

Илдар Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X