Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда – Төзүчеләр көне һәм Уха бәйрәме

Ул 8 август көнне булачак. Чара атаклы төзүче Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китә. Аннан бәйрәм "Төзүче" стадионына күчә, анда кунакларны төзелеш индустриясе исемле күргәзмә каршы алачак. Стадионда төзелеш оешмалары парады үтә. Сәнгать коллективлары чыгышы булачак. Алдынгы төзүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы аерым урынны алып тора. Бәйрәм үзе 18.30...

Ул 8 август көнне булачак. Чара атаклы төзүче Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китә.

Аннан бәйрәм "Төзүче" стадионына күчә, анда кунакларны төзелеш индустриясе исемле күргәзмә каршы алачак. Стадионда төзелеш оешмалары парады үтә. Сәнгать коллективлары чыгышы булачак. Алдынгы төзүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы аерым урынны алып тора.

Бәйрәм үзе 18.30 минутта башлана. Программада зур концерт та каралган: Мәскәүдән "Здравствуй, песня" вокаль-инструменталь ансамбле килә. Татарстан эстрада йолдызлары да җырлап халыкны сөендерәчәк.

Кичке сигезенче яртыда Мәләкәс яры буенда уха пешерү буенча ярыш башланачак. Чулман балыгыннан иң оста балык ризыгын һәм уха пешерүчене бүләкләр көтә.

Бәйрәм төнге унберенче яртыда салют белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев