31 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Ямаш Игәнәйне искә алдылар
Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрь Ямаш Игәнәйне искә алу кичәсе узды. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде. "Хәзинәләр иленнән" дип аталган кичәне әлеге китапханәдә оештырылган әдәбият музее хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина әзерләде һәм алып барды. Сарман районының Ләке авылында туган Ананий Малов татар...
-
Быел Татарстанда сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак
Татарстан районнарында быел җәй сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. "Республикада спорт объектларын төзүдә уңай тәҗрибә зур. Соңгы биш елда төбәктә 791 спорт объекты төзелде", - дип билгеләп үтте Гыймаев. Татарстан районнарында спорт...
-
Сайлау бүлекләренендә видеокамералар булачак .
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада президент сайлау вакытында сайлау бүлекләренең өчтән бер өлешендә генә видеокамералар булачак диде. "Барлык территориаль сайлау комиссияләрендә дә күзәтү камералары куела. Ә сайлау бүлекләренә килгәндә, камералар 940 бүлеккә эленәчәк", диде Мидхәт Шаһиәхмәтов чәршәмбе матбугат очрашуында. Ул видеокамералар сайлаучылар бер мең кешедән арткан сайлау...
-
Гаепсездән гаепле
Чаллыда яшәүче Һиндстан гражданины булган Викторимманувела Мани атлы кешене суд карары белән узган ел илебездән чыгарып җибәргәннәр иде. Ул Россия гражданкасына өйләнгән, кызы бар. Шушы көннәрдә аңа кире Чаллыга кайтырга рөхсәт биргәннәр. Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков белдерде. 2017 елда Викторимманувела Мани хакында хокук саклау...
-
Бүген Айның Җиргә якынаюын, Ай тотылуны һәм тулы Айны берьюлы күзәтеп булачак
(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 31 гыйнварда, Җирнең кайбер өлешләрендә, шул исәптән Россиядә дә, Ай тотылуда сирәк күзәтелә торган күренеш шаһиты булырга мөмкинлек бар. Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 48 минуттан - 18 сәгать 11 минутка кадәр Ай тотылуны, "гаҗәеп Ай" күренешен (Айның Җиргә якынаюын) һәм тулы Айны бер үк...
-
Сыйфатсыз ягулык саталармы?
Исегездә булса, 2015 елда ГОСТ таләпләренә туры килмәгән ягулык сатучы АЗСларга ил күләмендә тикшерүләр үткәрелгән иде. Сыйфатсыз ягулык сатучыларга зур гына штрафлар салынды. Махсус "кайнар" линия телефоны аша начар ягулык хакында хәбәр итү мөмкинчелеге дә тудырылды. Ел дәвамында тикшерүләр үткәрелгәннән соң, бу тармакта ярыйсы гына тәртип урнаштырылды. Тик, ике ел...
-
Таныклык алмаштырганда имтихан бирелерме?
Русия автомәктәпләре союзы җитәкчесе Александр Ачкасов: "Һәрбер автоһәвәскәр 10 ел саен водитель таныклыгын алмаштырганда яңадан имтихан бирергә тиеш", - дип чыгыш ясады. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә бу тәкъдимне тикшерәләр. РФ Дәүләт Думасы бу тәкъдимне хупламады. Депутатлар фикеренчә, бу яңалык бары автомәктәпләр файдасына гына булып, гражданнарны өстәмә чыгымнарга китерәчәк....
-
Ике гөл,буыннар җебе
Беренче балалар сәнгать мәктәбенең беренче катында шул исемдәге искиткеч матур күргәзмә ачылды. Беренче сәнгать мәктәбе укытучысы Э.Хөсәенова, ТР рәссамы Х.Гыйльметдинова һәм аларның укучылары рәсемнәрне һәм чигеп ясалган хезмәтләрен куйганнар. Осталык серләре остазлардан шәкертләргә күчкән. Мондагы матур картиналарны бер ай карарга була.
-
Хезмәт хаклары арта?!
2020 елда чаллылыларның уртча хезмәт хакы 33 мең сумны тәшкил итәчәк. Ә 2018 ел ахырында бу сумма 30399 сум булачак дип әйтелә. Төгәлрәк итеп әйткәндә, бер ел эчендә уртача хезмәт хакы 1283 сумга артачак. Башкарма комитет икътисадчылары фаразлавынча, 2020 елга Чаллы оешмаларында 187 мең шәһәрдәшләребез эшләячәк, ә эшсезләр саны 1,3...
-
"КАМАЗ" татарча сөйләшә башлый?!
«КАМАЗ» футбол командасы рәсми сайтының татар телендәге версиясен эшләтеп җибәрәчәк. Татар телле җанатарлар өчен медиаресурс бу атнада эшли башлар дип көтелә. "КАМАЗ" футбол командасының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, материаллар урыс телле сайттан тәрҗемә ителәчәк. Моннан тыш, татар телендә уникаль контент та булыр дип көтелә. Татар телендәге материалларны укыр өчен Татарстан...
-
Тәмәке тарту кыйммәткә төшәме?
Россиядә тәмәке тартучы елына ким дигәндә 36 мең сум акча сарыф итә. Бүгенге көндә, Россиядә барлык халыкның 34 проценты тәмәкегә бәйле. Шунысын да әйтергә кирәк, 8 ел элек булган мәгълумәтләргә карарганда, ул елларда тәмәке тартучылар 41% ны тәшкил иткән булган. Халыкның тәмәкедән баш тартуы нәкъ менә әлеге хаклар арту белән...
-
Сөлек салуның шифасы
Бөек рус табиблары Н.Пирогов, М.Мудров, Г.Захарьин бик күп сырхауларны сөлек салып дәвалауга зур игътибар биргән. Бу алымны косметик максатларда файдалануның да нәтиҗәсе бик яхшы булган. Хәтта патшабикәләрнең дә, иртәнгә кадәр битләре алсуланып торсын өчен, тантаналар алдыннан колак артларына сөлек куйдырганнары мәгълүм. Чыннан да, халык борын-борыннан сөлек салдыруның файдасын күрә. Медицина...
-
Чаллының сәүдә үзәгендә берәү егылып вафат булган.
Чаллының "Глобус" сәүдә үзәгендә 54 яшьлек ир-ат тик торганда егылып үлгән. Аңын юалткан иргә тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырталар. Әммә табиблар килеп җиткәндә соң була. Ир-ат шәһәрнең 7 бистәсендә яшәгән, ул моңа кадәр йөрәге авыртуга зарланмаган.