Чаллы мэры Наил Мәһдиев Ураза бәйрәме белән котлады
Изге теләкләрен җиткерде.
Хөрмәтле Яр Чаллы халкы! Яр Чаллы шәһәренең кадерле мөселманнары.
Изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм якты бәйрәм — Ураза бәйрәме килүе белән сезне чын күңелдән котлыйм!
Рамазан һәркайсыбызга гади, әмма нигезле хакыйкатьләрнең әһәмиятен искә төшерә: игелекнең нинди кыйммәт булуын, бер-беребезгә ярдәм итүнең ни дәрәҗә мөһим икәнен һәм ниятләрнең пакьлеге һәм күңелнең ачыклыгы никадәр зур мәгънә йөртүен.
Бу якты көннәрдә, гадәт буенча, без гаилә әйләнәсендә җыелабыз, өстәл янына туганнарыбызны һәм якыннарыбызны чакырабыз, карауга һәм кайгыртуга мохтаҗ булган кешеләр белән күңел җылыбызны уртаклашабыз. Нәкъ менә шундый кыйммәтләр күпмилләтле шәһәребезнең нигезе булып тора: без биредә тынычлык һәм татулык шартларында уртак киләчәгебезне төзибез.
Бәйрәмнең изге нуры сезнең йөрәкләрегезне озак вакытлар җылытсын. Яр Чаллының һәр гаиләсендә хөрмәт, үзара аңлашу, мәхәббәт һәм күңел тынычлыгы хөкем сөрсен. Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул кылсын һәм туган йортыбызга — Яр Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасы һәм илебезгә бәрәкәт бирсен!
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев