Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллыда «Намаз уку җиңел ул» проектына нәтиҗә ясадылар

Йомгаклау дәресендә сертификат, Коръән бүләк иттеләр, тәмле чәй белән сыйладылар.

«Нур Ихлас» мәчетендә «Намаз уку җиңел ул» проектының йомгаклау өлеше узды. Чара Коръән уку белән башланып, шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәм Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов чыгышлары белән дәвам итте. 

Проектта катнашучыларга шаһәдәтнамәләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ул гына да түгел, иң өлкән яшьтәге шәкертләрне махсус бүләкләр – намаз уку келәмнәре белән зурладылар. Шулай ук проект укытучылары һәм волонтерлар да игътибардан читтә калмады. Һәр килгән кунакны чәй табыны әзерләп каршы алдылар.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проектта намаз укырга теләге булган шәһәрдәшләребез катнашты. Аларны дүрт атна буе (һәр шимбә) югары белгечле мөгаллимнәр, гыйбадәтнең никадәр мөһим булуына басым ясап, намаз уку тәртибенә, асылына өйрәттеләр. Дәресләр «Ихлас» (Сидоровка), «ГЭС мәхәлләсе» (ГЭС), «Тәүбә» (ГЭС), Беренче юл буендагы «Чаллы Яр», Яңа шәһәрнең «Җәмигъ», «Нур Ихлас», «Чишмә» мәчетләрендә, «Тәрбия» үзәгендә узды. Проект кысаларында барлыгы 265 кеше намаз укырга өйрәнде. Ни кызганыч, аларның егермесе генә ир-атлар иде.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Аллаһыга мөрәҗәгать итеп, һәрвакыт Аңа итагатьтә булыгыз һәм Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, билгеләнгән намазларыгызны вакытында укыгыз һәм һичнәрсәне Аллаһыга тиң кылмагыз, мөшрикләрдән булмагыз». (Рум сүрәсе, 31 аять). Әлеге аятьтән шуны аңларга була: намаз һәр кеше тормышында иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Алда да әлеге курслар кабатланыр дип көтеп калабыз, ин шәә Аллаһ.

 Мөхәммәд хәзрәт, «Җәмигъ» мәчете имам-хатибы: 
– БисмиЛләһ, әлһәмдүлиЛләһ, «Намаз уку җиңел ул» экспресс проектында миңа да ир-егетләрне укытырга насыйп итте. Бик файдалы һәм кызыклы булды дип уйлыйбыз. Шушы кыска гына вакытка бөтен намазны, хәрефләрне кертеп бетерү укытучылар өчен дә зур тәҗрибә булгандыр. Чөнки ел дәвамына сузыла торган дәресләр бит инде ул. Шулай ук нәтиҗәсен күрүе дә куанычлы. Шәкертләрнең һәр үткән материалны өйләрендә кабатлап, ятлап килүләре, шуңа сөенүләре – бәяләп бетереп булмый торган күренеш. Дәвамлы гына булсын. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә диннән, иманнан, намаздан аермасын беребезне дә!»

 Ләйсән Нургалиева, 6нчы поликлиникада шәфкать туташы: 
– Курсларны «Чишмә» мәчетендә үттем. Проектның оештырылуы югары дәрәҗәдә. Иң элек «Open city» отелендә беренче җыелыш булды. Анда бик күңелле тематик викториналар үткәрделәр, бүләкләр бирделәр. Мәчеттә дәресләрне Сәйдә Мөстәкыйм кызы Юсупова, һәр укучының мөмкинлегенә игьтибар итеп, аңлаешлы телдә алып барды. Шулай ук бер дәрестә мөселманча яулык бәйләү осталыгына да өйрәттеләр. Кызганыч, вакыт сизелми үтте. Курслар «Нур Ихлас» мәчетендә сертификатлар тапшыру белән тәмамланды. Һәрберебезгә Коръән китабы бүләк иттеләр. Аллаһ боерса, исәбем Сәйдә Мөстәкыймовнаның дәресләренә йөрүемне дәвам итү.

Эльмира Шәйхетдинова, матурлык студиясе хуҗабикәсе, стилист: 

– Намаз уку теләге күптән күңелемдә бар иде. Әлеге дәресләр минем өчен Аллаһның бер ярдәме, этәргече булды. Проект турында танышым әйтте, аңа моның өчен рәхмәт яусын. Дәресләргә «Тәүбә» мәчетенә йөрдем. Остазыбыз Мөнирә ханым бик җиңел дә, җайлы да итеп тәһарәт, гыйбадәт тәртипләрен өйрәтте. Төркемдә ун кеше идек, арабызда намаз укый белүчеләр дә бар иде. Бирегә алар белемнәрен ныгыту нияте белән килгәннәр. Шулай бер-беребез белән аралашып, сорауларыбызга җаваплар таптык, шомардык. Әниемә әйткәч, ул да кызыксынып минем белән йөри башлады. Беренче дәрестә уку өчен методик китап, блокнот һәм ручка өләштеләр. Йомгаклау дәресендә сертификат, Коръән бүләк иттеләр, тәмле чәй белән сыйладылар.
Мондый укулар бик кирәк һәм соңгысы булмасын иде дигән теләктә калам.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев