Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фитыр сәдакасын кайчан һәм кемгә бирергә?

Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла сорауга ачыклык кертте.

Рамазан ае тәмамланырга санаулы гына көннәр калды. 21 апрельдә инде бар ислам дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Тик аңа кадәр мөселман кардәшләребезнең башкарып өлгерәсе мөһим бер гамәле бар. Ул да булса – фитыр сәдакасын тапшыру. 

– Аны кемгә һәм нинди күләмдә бирергә? Бу хакта без Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулладан сораштык.

–  “Фитыр – ул Рамазан аенда тоткан уразабыз кабул булсын өчен бирелә торган сәдака. Быел аның күләме урта хәллеләр өчен – 150 сум, мул тормышта яшәүчеләр өчен (зәкәт бирүчеләр)  – 800 сумны тәшкил итә. Фитыр ураза вакытындагы кылынган гөнаһлы эшләр һәм сүзләр кичерелсен өчен бер сәбәп булып тора. Ягъни без уйламый гына кемнедер рәнҗеткән, гайбәт сөйләгән, ялгышлык белән ураза тәртипләрен бозган булырга мөмкинбез. Пәйгамбәребез хәдисендә болай диелә: «Рамазан аендагы ураза җир белән күк арасында тора һәм фитырны түләгәннән соң гына тиешле дәрәҗәгә күтәрелә». Шунысы да мөһим, аны 21 апрель – Ураза Гаете намазы  укылганчы бирергә кирәк. Быел республикабызда мөселманнар бәйрәм намазына 7:30 минутта басачак. Авыл җирлекләрендә исә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә. Бу исә сәдаканы шушы көнне генә бирергә кирәк дигән сүз түгел. Теләге булган кеше инде аны бүген дә тапшыра ала. Шулай да Рамазанның соңгы көннәрендә бирү хәерле санала. 

– Сәдаканы һәркем аерым үз исеменнән бирергә тиешме?

– Гадәттә, гаилә башлыгы үзе, хатыны һәм балалары өчен дип сәдака тапшыра. Рамазан ае дәвамында бала туса, аның өчен дә фитыр чыгару зарур. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар әлеге сәдаканы үзләре түли. 

– Фитырны кемнәргә бирү хәерле?

– Бу садакалар ярлы гомер итүчеләргә, бернәрсәсе дә булмаган милексез мескеннәргә, авыруларга, кыскасы, ярдәмгә мохтаҗ мөселманнарга бирелә. Билгеле инде, кемнеңдер аларны эзләп йөрергә вакыты да, мөмкинлеге дә булмаска мөмкин. Бу очракка инде фитырны мәчеткә алып килергә була. Без аларның барысын да җыеп, югарыда телгә алынган мохтаҗ кардәшләребезгә таратабыз. Шул рәвешле без аларның да күңелендә бәйрәм рухы уятабыз. Әлеге төр сәдаканың берсе дә мәчет ихтыяҗы өчен тотылмый. 

 

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев